Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхил бул, Лена апа!

Бүген Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде. Мәгъл...

Бүген Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде.


 
kU4SdrRaENI

Мәгълүм булганча, Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80 мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.


Лена Шакирҗанованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басыла. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә» дип атала) журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең әсәрләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.


Лена Шагыйрьҗан — нигездә, лирик-публицистик шигърият тарафдары. Шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләр һәм халыкчан гыйбарәләр, бизәкләр муллыгы белән аерылып тора.


«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Шагыйрьҗан 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.


Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстан Язучылар берлеге бинасында иртәнге сәгать 10 да була. Лена Шагыйрьҗан балачак эзләре сакланган Күлле Киме авылы зиратына җирләнәчәк.


"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары редакцияләре коллективы республикабызның барлык мөгаллимнәре исеменнән мәрхүмәнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.


Фоторәсемнең чыганагы: https://vk.com/wall-93118951_106


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ