Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем бирү шартлары үзгәрә

Хәмит ХӘКИМҖАНОВ,Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорыМәктәпләрнең матди-техник базасы – укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең кирәкле шарты. Чыннан да, уку-укыту өчен уңайлы шартлар булу мәктәпләрдә...

Хәмит ХӘКИМҖАНОВ,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры

Мәктәпләрнең матди-техник базасы – укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең кирәкле шарты. Чыннан да, уку-укыту өчен уңайлы шартлар булу мәктәпләрдә өстәмә белем бирүгә, иҗади эшләргә, төрле файдалы чаралар үткәрүгә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта бу максатларга бюджет акчалары, иганәчеләр ярдәме җәлеп ителә. Матди-техник базаны ныгытуның максаты һәм бурычлары булып түбәндәгеләр тора:


• белем бирү өчен тиешле шартлар тудыру, техник һәм методик җиһазлар белән җиһазлау, укучылар һәм хезмәткәрләр өчен имин эш шартлары булдыру, санитар-гигиеник, янгын һәм электр куркынычсызлыгы өчен таләпләрне үтәү;


• мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану өчен шартлар тудыру;


• капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре башкару.


Укыту-тәрбия сыйфатын күтәрү, укытучыларның педагогик осталыгын үстерү максатыннан мәктәпләрнең матди-техник базасын булдыру проблемасы узган гасырның 60 – 70 нче елларына туры килә. Ул чорда авыл мәктәпләренең матди-техник хәле шәһәр мәктәпләреннән күпкә калышып килде. Авыл мәктәпләре ярак­лаштырылган биналарда урнашты. Әдәбият, дәреслекләр, техник җиһазлар белән тиешенчә җиһазландырылмады. 80 нче елларда да мәгарифне финанслау җитәрлек булмый. Дәүләт һәм партия органнары төрле юлларны эзләргә мәҗбүр була: табышлы эшләгән предприятие җитәкчеләренә мәктәпләр төзү, аларга ярдәм итү инициа­тивасы белән чыгарга. Бу инициатива партия органнары тарафыннан хуплана һәм башкаларга да тәкъдим ителә. Ләкин мөмкинлекләре булмаган хуҗалыклар бу эшләрне башкара алмый. Шулай да 1976 елда безнең Күәм урта мәктәбе бинасын төзү һәм җиһазлау тот­рыклы хуҗалык­ларның берсе булган «Игенче» колхозы ярдәме белән башкарылды.


80 нче еллар ахырына мәктәпләрдә иң беренче исәп-хисап техникасы барлыкка килде. Информатика фәне өчен бу машиналарны табу, сатып алу ул чор өчен зур проблема иде. Чөнки алар ирекле сатуда юк. Аларны сатып алу күп очракта мөмкинлекләре булган колхозлар ярдәме белән башкарылды. Безнең мәктәп өчен дә «Игенче» колхозы 10 гади компьютер алып (БК-0010) кабинет җиһазлап бирде. Колхозларның мәктәпләргә ярдәме җавапсыз калмады: колхозда күп эшләр укучылар һәм укытучылар ярдәме белән башкарылды.


Мәгариф системасына 90 нчы еллардан соң башланган икътисади кризис тискәре йогынты ясады, тоткарланып бирелгән хезмәт хакына каралган акчалардан кала мәгариф оешмалары бюджетында башка максатларга акча юк иде. Колхозларның, предприятиеләрнең мәктәпләргә ярдәм итү мөмкинлекләре калмады. Шулай да бу кыенлыклардан чыгу юллары тәкъдим ителде. Шуларның берсе – үзара исәп-хисап ясау (взаимозачет) яки төрле оешмаларның дәүләткә булган бурычларын (салымнарын) мәк­тәпләргә каралган бюджет исәбенә түләү. Ягъни оешмалар үзләрендә булган мәктәпләргә яраклы товарларны салымнары исәбенә бирәләр. Шулай итеп, дәүләткә бирәчәкләре калмый. Бу чараның да кыенлыклары күп булды: дәүләткә бирәчәге булган оешманың мәктәпләр өчен ярак­лы товары юк, товары булса – бирәчәге юк. Шулай да ул вакытларда мәктәпләр өчен күп кенә ремонт, төзелеш материаллары, төрле җиһазлар кайтарылды.


Хөкүмәтебез мәгариф системасына ярдәм итүнең төрле юлларын тәкъдим итеп килә. Шулар нәтиҗәсендә 2006 елларда «миллионер» мәктәпләр барлыкка килә башлады. Укыту кабинетларын яңа информацион җиһазлар белән тулыландыру өчен зур мөмкинлек булды. Кызганыч, өч ел гына дәвам иткән бу программаның файдасы аз гына мәктәп­ләргә насыйп булды.


Еллар узган саен 80 нче елларда төзелгән мәктәп биналары искерде, чөнки әлегә кадәр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге булмады. Мондый мәктәп биналарын хәзерге заман таләпләренә туры китерү максатыннан, 2012 елдан «30 еллык» мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы барлыкка килде. Әлеге программа буенча түбә ябу, тәрәзәләр алыштыру, бинаның керү урынын, тышкы ягын җылыту, кабинет ишекләрен алыштыру һәм балалар өчен җылы бәдрәфләр эшләү каралган. 2013 елда бу эшләрнең барысы да башкарылганнан соң, безнең Күәм мәктәбе бинасы хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап бирердәй өр-яңа мәктәпкә әверелде. Программа буенча каралган акчалардан башка ремонт эшләрен башкару, кабинетларны яңа мебельләр белән җиһазлау өчен район бюджетыннан һәм иганәчеләрдән матди ярдәм зур булды. Бүген инде укучыларыбыз яңартылган, җиһазландырылган сыйныф бүлмәләрендә яңа технологияләр кулланып бирелгән дәресләр тыңлый.


Соңгы елларда мәгариф өлкәсе шактый зур үзгәрешләр кичерде. Уку-укыту системасына электрон технологияләр ныклап үтеп керде. Белемле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карарлар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен, искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген.


Мәктәбебездә комьютер класслары, электрон журналлар, көндәлекләр, һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, интер­актив җиһазлар, проекторлар белем бирүнең алшарты булды. Укытучыларыбызның ноутбуклардан файдалануын нәтиҗәле итү өчен, Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән Интернет урнаштырылды. Хәзер бездәге һәр ата-ана баласы нинди билге алганын алар өйләренә кайтып җиткәнче үк белә ала.


Киләчәктә басма дәреслекләр дә тарихта гына калыр, ахры. Тиздән электрон укыту әсбапларына күчәргә уйлыйлар. Россиянең бер төркем мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән Татарстанда да, тәҗрибә рәвешендә басма китаплар урынына нетбуклар һәм букридерлар (электрон китаплар) кулланыла башлады.


Нинди генә заманча җиһазландырылган мәктәпләр булмасын, белем бирү, заманча технологияләр белән кораллану укытучы өстенә йөкләнгән. Илдә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләп­ләр куя. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Хәзер укытучыларның хезмәтен дөрес бәяләү буенча да чаралар күрелә: грантлар, төрле өстәмә кызыксындыру программалары булдырылган.


Төрле тарихи чорда мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуда төрле кыенлыклар булды. Бүген дә мәктәп­ләрдә физика, биология, география һ. б. кабинетларда җиһазлар, дәрескә кирәкле күрсәтү материаллары искерде яки алар бөтенләй юк. Шулай да мәктәпләрдә шактый төрле тикшерүләр булып тора. Тикшерүчеләр күрсәтмәләре буенча мәктәптә видеокамералар урнаштырылырга, түбәнең агач өлешен янмый торган сыекча белән эшкәртергә һ.б. зур финанс чыгымнары сорый торган эшләр башкарылырга тиеш. Билгеле инде, бу чараларны үтәү өчен җи­тәрлек акча табу кыен.


Әлегә кадәр мәгариф системасында булган уңай үзгәрешләр, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен башкарылган чаралар барысы да балалар өчен. Шулай булырга тиеш тә, чөнки балалар – безнең киләчәгебез!  


"Мәгариф"тәге башка кызыклы материаллар биредә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ