Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел да “Татлы рамазан” акциясе уздырыла!

Сөенечле хәбәр: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 8 июнь көнне  Казанда “Татлы Рамазан” акциясе үткәрә. Чараның бер максаты: туристларга һәм Казан кунакларына рамазан аеның фазыйләтләрен, аның ник...

Сөенечле хәбәр: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 8 июнь көнне  Казанда “Татлы Рамазан” акциясе үткәрә. Чараның бер максаты: туристларга һәм Казан кунакларына рамазан аеның фазыйләтләрен, аның никадәр изге, бәракәтле ай булуын аңлату. “Татлы Рамазан” акциясе беренче тапкыр гына уздырылмый, ул инде күркәм гадәткә әйләнеп бара, Әлхәмдүлилләһ. Республикабызда аны “Татлы ифтар” дип үткәргән районнар да булды.


"Казан Кремле" музей-тыюлыгы биләмәсендә узачак быелгы акция кысаларында волонтерлар җомга намазыннан соң хөрмә (финик) өләшәчәкләр һәм рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәкләр.


Хөрмә тарату да очраклы түгел, чөнки сөннәт буенча ураза тотучылар хөрмә белән авыз ача. Шуңа бу җимеш, шартлы рәвештә генә булса да, рамазан аеның бер символы буларак кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ