Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел «Зур этногафик диктант» дигән Бөтенроссия акциясе 1500 мәйданчыкта үтәчәк. Шуның 22 се – Татарстанда

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узган ел ил тарихында беренче тапкыр буларак этнографик диктант язу оештырылган иде. Әлеге чара оештыручылар күңеленә хуш килгән, күрәсең. Быел исә ул З но...

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узган ел ил тарихында беренче тапкыр буларак этнографик диктант язу оештырылган иде. Әлеге чара оештыручылар күңеленә хуш килгән, күрәсең. Быел исә ул З ноябрь көнне үтәчәк. Нинди масштабта, анда татарстанлылар ни дәрәҗәдә катнашырга җыена? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген булып узган матбугат конференциясендә журналистларга әлеге чарага әзерлекнең барышы хакында сөйләделәр.


5196


«Зур этнографик диктант»ның быелгысы шактый колачлырак узар төсле. Чөнки ул халыкара статус дәрәҗәсенә күтәрелгән. Россиядә гомер итүче  милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән кызыксынган якын чит илләрдәге ватандашларыбыз да, этнографик диктант биремнәрен үтәүдә катнашып, этнография өлкәсендәге белемнәренең ни дәрәҗәдә ачыклый алачак. Биремнәргә килгәндә, алар 30 сораудан торачак: узган елдагыдан аермалы буларак, быел аларның унысы  һәр төбәкнең үзенә кагылышлы булачак. Татарстанлыларга тәкъдим ителәсе региональ сорауларны КФУ галимнәре төзегән.


Этнографик диктант язу 3 ноябрь көнне Россиянең 85 субъектында, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә – барысы 1500 мәйданчыкта оештырылачак. Шуларның 22 се – Татарстанда. Алар, башлыча, урыннардагы Халыклар дуслыгы йортларында, район мәдәният йортларында, үзкләштерелгән район китапханәләрендә, мәктәпләрдә урнашачак. Узган елгыдан аермалы буларак, быел Лениногорск каласында һәм Казан федераль университетында да диктант язарга теләүчеләр өчен мәйданчыклар булдырылачак. Диктант язу, һәр җирдә иртәнге сәгать 10 да башланып, 45 минут дәвам итәчәк. Җаваплар 100 баллы система белән бәяләнәчәк. Диктант нәтиҗәләре 12 декабрьдә – Россия Конституциясе көнендә мәгълүм булачак.


Мәгълүм булганча, узган ел «Зур этнографик диктант» язуда барысы 90 меңгә якын кеше катнашкан, шулардан 1500 е Татарстаннан булган. Тагын шунысы сөенечле: диктант язуда Россия буенча иң югары нәтиҗә – 100 мөмкинлектән уртача 81,3 балл – безнекеләрнеке булган.  Ә тулаем ил буенча әлеге күрсәткеч 54 баллдан артмаган. Оештыручылар быелгы нәтиҗәләр дә былтыргыдан ким булмас дип ышандыра үзе. Тик менә соңгы вакытта татар телен укытуга карата булган тискәре вазгыять кенә Татарстан халыкларының дустанә яшәешенә тискәре йогынты ясамас та, һәм ул «Зур этнографик диктант» кебек чараларның нәтиҗәләрендә чагылыш тапмас дип кайсыгыз гына әйтә алыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ