Логотип Магариф уку
Цитата:

 ФДББС турында әкияти чынбарлык

Апрель аенда Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә «Заманча педагогик технологияләрне һәм укытуның актив методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен үстерү” дигән темага республ...

Апрель аенда Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә «Заманча педагогик технологияләрне һәм укытуның актив методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен үстерү” дигән темага республикакүләм гамәли-методик семинар узды. Әлеге мәктәп турында “Мәгариф” журналы февраль аенда гына күләмле язмалар бастырып чыгаруга карамастан, бу зур һәм эчтәлекле чарадан читтә калмаска булдык.



IMG_2344


11 нче гимназия шәһәрдә бердәнбер татар мәктәбе, аңа әлеге статус 1994-95 уку елында бирелә. Бүген анда 480 укучы белем ала, аларга 39 укытучы гыйлем бирә. Гимназия белән Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Флера Рәхим кызы Хәйбрахманова җитәкчелек итә. Мондый җаваплы вазыйфаны әле ул җилкәсенә чагыштырмача күптән түгел генә салган. Ә менә коллективның төп өлешен шушы гимназия ачылганнан бирле хезмәт куючы тәҗрибәле, үз һөнәрләрен белеп һәм яратып башкаручы педагоглар тәшкил итә.


 


Семинарда Лениногорскидан тыш Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Азнакай шәһәр һәм районнарыннан килгән укытучылар катнашты. Программа бик тыгыз төзелгән иде: пленар өлештән тыш, ачык дәрес, мастер-класс, класстан тыш эшчәнлек, методик кафе, соңыннан проектларны яклау, театраль тамаша, нәтиҗәләр ясау, чыгу билеты...


Чараның пленар өлешен ачып, гимназия директоры Флера Хәйбрахманова “ФДББС шартларында гимназиянең инновацион юнәлешләре” белән таныштырып китте. Эшебездә нинди генә яңача технологияләр куллансак та телебезне саклап калу, аны үстерү, халык педагогикасы принципларына нигезләнеп, балаларны татар телендә укыту һәм тәрбия бирү безнең төп максат дип ассызыклады ул. Татарстан Республикасы Лениногорск мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Галия Урманова семинарда катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина гимназияне тәмамлаучыларны федераль университетка укырга чакырды. “Татар телле мөгаллимнәр әзерлибез, моннан тыш бөтен татар дөньясы белән элемтәдә торабыз” - диде ул.


Пленар өлеш тәмамланып, кунаклар төркемнәргә бүленеп, ачык дәресләргә таралды. Безнең төркем VI сыйныфтагы тарих дәресенә туры килде. Дәресне Лениногорск шәһәре 13 нче мәктәбенең беренче категорияле тарих укытучысы Гүзәл Миндрахманова укытты.


Укучылар Сингапур системасы буенча парталардан түгәрәк өстәлләр ясап,  бер-берсенә карап утырганнар. Өч дистә ел элек үзебезнең совет мәктәбендә белем алган вакытлар искә төште. Укытучының күзенә карап һәм бер-беребезнең аркасына төбәлеп утыра идек. Дәрес вакытында арттагылар белән гапләшергә күп көч куярга, төрледән-төрле ысуллар кулланырга туры килә иде.


Әллә кунаклар күп булганга, әллә укытуның яңа алымнары шулай тәэсир итә, укучылар башка эш белән шөгыльләнү турында уйлап та карамадылар. Укытучы да балаларның игътибарын һәрдаим дәрескә юнәлтү, аларга дәресне аңлату өчен төрледән-төрле, кызыклы алымнар кулланды. Мәсәлән, каяндыр тылсымлы капчык килеп чыкты, андагы биремнәрне файдаланып, укучылар үзләре дәреснең темасын билгеләделәр. Ул “Куликово сугышы һәм Дмитрий Донской” турында иде. Интерактив такта, проектр, кәгазь карточкалар, плакатлар, анда гаскәрләрне урнаштыру... Бу дәрескә кадәр әле мин совет мәктәбе яклы идем, әлеге тарих дәресеннән соң фикерләрем үзгәрде. Әлбәттә без бала чакта, без укыганда ул иң яхшы педагогик алым булгандыр. Мәсәлән, тарих дәресенең темасын бер укучы кычкырып укый, калганнар дәреслектән карап баралар, өйдә шул теманы кабатлап, истә калдырырга кирәк. Бик сирәк кенә, берәр дәрестә укытучы проектр аша диафильм күрсәтә, монысы безнең өчен космоска менеп төшү белән бер. Менә бу алым белән хәзерге балаларның игътибарын тотып торып, аларда дәрес темасына кызыксыну уятып булмый. Чөнки алар болай да бик күп белә (алар башындагы мәглүматның 75% файдага ярамаса да), алар кулында төрледән-төрле гаджет, алар тиз уйлый (!), тиз фикер йөртә, тиз нәтиҗә ясый. Димәк, уку-укыту алымнары да шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып төзелергә тиеш. Укучылар дәрес темасы буенча укытучыдан күбрәк сөйләргә, фикерләргә, уйларга тиеш. Яңа  федераль  дәүләт  мәгариф  стандартына күчү дә, баладан мөстәкыйл тормышка яраклы, күкырлы шәхес тәрбияләп үстерүне максат итеп куя.


Программаның киләсе пункты укытучылар өчен мастер-класслар иде. Без 11 нче гимназиянең математика укытучысы  Алсу Кәримованың математика дәресенә кердек. Мастер-классның темасы: “Банк мәсьәләләрен чишү”. Без укыганда А пункытыннан В пункытына бару турындагы мәсьәләләр һәм тигезләмәләр чишсәк, безнең балалар һәм оныклар чын тормыштан алынган, яшәешкә туры килә торган биремнәр белән эшләргә тиеш. Мәсьәлән, кибеттә нинди ташламалар бар, алардан нинди файда алып була, банк кредитларының процентын ничек исәпләп чыгарырга... Ни гаҗәп,  башта баш җитмәслек тоелган биремне укытучы аңлата торгач, мастер-класс ахырына һәммәбез дә җиңел генә чишә башладык.


Яңа  федераль  дәүләт  белем бирү стандарты класстан тыш эшчәнлеккә күп игътибар бирүне тәлап итә. Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе әле бу стандартлар төзелгәнче үк бу өлкәдә зур эш алып барды. Монда дистә еллар буе шахмат мәктәбе филиалы, хореография, вокал студияләре, фольклор ансамбле, “Нәфис сүз остасы”, “Каурый каләм”, “Публицистика” түгәрәкләре эшләп килә. Гимназиянең беренче категорияле өстәмә белем бирү укытучысы Зөмәрә Шәрәпова укучылар белән биюле-җырлы театраль тамашаларны мәктәп диварлары эченнән, шәһәр генә түгел, республика күләменә дә алып чыга. Бу юлы да алар күрсәткән “Сүз һәм хәрәкәт” дип аталган класстан тыш эшчәнлек буенча шөгыль кунакларны гадилеге, татарлыгы, эчтәлекле булуы белән таң калдырды. Телнең матурлыгын һәм фикернең көчен тамашачыга җиткерү өчен һәрбер сүзне дөрес итеп җиткерә белергә, культуралы сөйләм теленә өйрәтү, игътибарларын, хәтерләрен, күзаллауны, фантазияне, түземлелекне ныгыту, эмоцияләрне кабул итеп, сәхнәдә үзеңне төрле яклап күрсәтү, театрга мәхәббәт тәрбияләү бурычларын үз алдына куйган әлеге класстан тыш чараның конспекты “Мәгариф” журналының киләсе саннарында басылачак.


Семинар башланганда программаның бик тыгыз булуы әзрәк шомландырган булса, ачык дәресләр, мастер-класслар, класстан тыш шөгыльләр узып, методик кафега килеп җитүебезне сизми дә калдык. Монда укытучылар 11 нче гимназиянең директор урынбасары Венера Сәмигуллина җитәкчелегендә өч төркемгә бүленеп, “Яңа педагогик технологияләр”, “Универсаль уку гамәлләре”, “Рефлексия - заманча дәрес өчен кирәкле шарт” дигән темаларга проектлар әзерләп, соңрак аларны семинарда катнашучылар алдында якладылар.


Гамәли-методик семинар үз эшенең ахырына якынлашты. Аны йомгаклар алдыннан лениногорскилылар кунакларга “ФДББС турында әкият” дигән театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Тамашаның исеме үк һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. (Югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина иҗат иткән әлеге класстан тыш чараның конспекты магариф.рф электрон журналының 72 нче санында басылып чыкты.) Гомумән семинарның икенче темасын ФДББС турында әкияти чынбарлык дип атарга булыр иде. Күз курка, кул эшли дигәндәй, әлеге яңа стандартлар килеп кергәндә укытучыларда чын мәгънәсендә паника булса, инде берничә елдан соң алар бу стандартларда балык суда йөзгән кебек йөзәләр. Һәрхәлдә Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә узган әлеге гамәли-методик семинарны карагач, күңелдә шундый ышану туды.


Семинарда катнашучылар “Чыгу билетлары” тутырып, яңа уй-хисләр, тәэсирләр белән баеп, яңа планнар, проектларны тормышка ашырырга рухланып таралыштылар. Хәзерге уку-укыту алымнары буенча төрле катламнарда бик күп бәхәсләр бара, фәнни семинарлар, эшлекле киңәшмәләр уза. Ата-аналардан алып, иң югарыдагы ил агаларына кадәр безнең киләчәгебез нинди булуына, кемнәр кулына калуына битараф түгел. Димәк, әлеге бәхәс-киңәшмәләр нәтиҗәсендә хәзерге яшь буынның мөмкинлегенә дә, теләгенә дә туры килерлек уку-укыту алымнары ниһаять төзелер, тупланыр һәм без балаларыбыздан мөстәкыйль, олы тормышта яши, эшли алырлык, ил өчен, аның халкы өчен файда китерерлек шәхесләр тәрбияли алырбыз.



Түбәндә “Чыгу билетыннан” кайбер өземтәләр.


Барыннан да бигрәк сезгә нәрсә ошады?



  1. Ачык дәресләр, мастер-класслар, класстан тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр файдалы булды;

  2. Яңа стандартларның нигезен өйрәтү;

  3. Галимнәрнең чыгышы, фикерләре;

  4. Проект эшчәнлеге, методик кафе алымы ошады;

  5. Программаның эшлекле, тыгыз булуы;

  6. Оештыруның югары дәрәҗәдә булуы, үзара җылы мөнәсәбәт;

  7. Театраль тамаша!!!


Үзегез өчен нәрсә алдыгыз?



  1. Яңа педагогик алымнар һәм технологияләр; төрле яңа эш алымнары өйрәндек;

  2. Методик кафеларда универсаль уку гамәлләрен блокларга бүләргә, рефлексия төрләренә, заманча технологияләрнең үзенчәлекле алымнарын кулланырга өйрәндек;

  3. ФДББСның төп нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлеш куллану үзенчәлекләренә төшендек;


 Сезнең тәкъдимнәр?



  1. А. Яхин методикасы белән эшләүче укытучылар тәҗрибәсен ФДББС өчен аерым юнәлеш буларак тәкъдим итәргә.

  2. Шушындый тәҗрибә уртаклашулар күбрәк булсын иде!


IMG_2406

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ