Логотип Магариф уку
Цитата:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә

2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сезне «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» дип аталган Халыкара фән...

2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сезне «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциягә чакыра. Әлеге чара татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырыла.


 

Конференция программасы дөнья театрының көнүзәк проблемаларын ачыклау, милли театрлар тарихын барлау, драматургия һәм театраль педагогика үзенчәлекләрен өйрәнү, музыка һәм сәхнәнең нәфис бизәлеше темаларын үз эченә ала.


Конференция Россиянең (А. А. Степанова, Мәскәү; А.С.Сәгыйтова, Уфа) һәм чит илләрнең (Катажина Осиньская, Польша; Ж. Кулмамбетов, Кыргызстан; С. К. Кабдиева, Казахстан) күренекле театр белгечләре, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Милли музее, архив хезмәткәрләре, ТР Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, аспирантлар, студентлар катнашында узачак.


Конференция 2016 елның 22 декабрендә Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең конференцияләр залында (Казан шәһ., Лобачевский ур., 2/31) сәг. 10.00 дә башланачак. Катнашучыларны теркәү – 09.30. Белешмәләр өчен тел.: 89872190717


Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ