Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаеткә ничек әзерләнергә?

Иртәгә рамазан аеның соңгы көне. Әмма “Фитр сәдакасын кайчан бирергә кирәк икән?” дип аптырап йөргән мөселман кардәшләребез дә бар әле.Исегезгә төшерәбез:күләме билгеле булган бу сәдаканың бирү вакыты...

c8d072c4-41d8-45dc-86ce-68804fc18316Иртәгә рамазан аеның соңгы көне. Әмма “Фитр сәдакасын кайчан бирергә кирәк икән?” дип аптырап йөргән мөселман кардәшләребез дә бар әле.


Исегезгә төшерәбез:күләме билгеле булган бу сәдаканың бирү вакыты да чикле: Фитр сәдакасын гает намазы башланганчы яки 15 нче июньгә кадәр биреп өлгерергә кирәк!


Шәүвәл аеның беренче көне – Ураза гаете. Бу олуг һәм мөбарәк бәйрәмгә әзерләнү һәм аны үткәрү тәртибен бәян итәбез.


Бәйрәм көнендә түбәндәге гамәлләрне кылу сөннәт санала:



  • йокыдан иртәрәк тору;

  • госел коену;

  • тешләрне ныклап чистарту;

  • ислемайлар сөртеп, хуш исле булу;

  • яңа, чиста киемнәр кию;

  • мәчеткә иртәрәк килү;

  • дин кардәшләреңне сәламләү һ.б.


Гает көненең әдәпләре



  • Гает көннәрендә руза тоту рөхсәт ителми. Әбу Сәгыйт (р.г.) тапшыра: «Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: Ураза һәм Корбан гаете көннәре». (Бохари, Мөслим).

  • Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әйтү сөннәт булып тора.

  • Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, туганнарыңның хәлләрен белү, «Аллаһ синнән дә, миннән дә кабул итсен» диптеләк-тәбрикләүләр киңәш ителә.


Гаетнең фазыйләте


Гает – мөселманнарның дөньядагы шатлыклы һәм сөенечле көне(бу сүз гарәп теленнән “бәйрәм” дип тәрҗемә ителә).Шөкер һәм зикер көне.Ураза адәм баласын шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһы Тәгалә Үзенең безгә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер бәя - шөкер генә сорый. Шөкер исә - бөтен ризыкларны, байлыкларны Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләдән дип белү.


Гает –ул уен-көлке, кәеф-сафа корып утыра торган көн түгел, бәлки Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмде-сәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ