Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф»не Алабугада да беләләр

«Гаилә һәм мәктәп» журналы вәкилләре кичә юл уңае белән, Алабуга шәһәре мәгариф идарәсендә булып, үзара хезмәттәшлек итү хакында сөйләшеп кайтты. Журналның баш мөхәррире Ландыш Насыйхова һәм мәгариф и...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы вәкилләре кичә юл уңае белән, Алабуга шәһәре мәгариф идарәсендә булып, үзара хезмәттәшлек итү хакында сөйләшеп кайтты. Журналның баш мөхәррире Ландыш Насыйхова һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Елена Терентьева, методист Гөлфия Ибраһимова «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары уздыручы бәйгеләр, катнашу шартлары, Алабуга районы мәгариф хезмәткәрләре тәҗрибәсен уртаклашу турында фикер алышты._DSC0029 (1)


Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә «Мәгариф» журналы битләрендә – «Авыл укытучысы — 2018», «Яшел бишек», «ТАССРның 100 еллыгына багышланган иң яхшы тарих дәресе», «Гаилә һәм мәктәп» – «Нефтьченең бер көне», «Бала белән бергә укыйбыз», «Ислам динен беләсезме?» һәм башка бәйгеләр бара. Бәйгеләрнең үткәрү вакыты һәм шартлары magarif-uku.ru сайтында урын алган.


Сезне дә журналыбызга язылып, бу бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ