Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" журналистлары Биектау районы Ямаширмә мәктәбендә булып кайтты

Кичә "Гаилә һәм мәктәп" журналистлары Биектау районы Ямаширмә мәктәбендә кунакта булды. Кайсыгыз яңа уку елы алдыннан гына була торган мәктәп исен хәтерли? Ул буяу исе дә, китаплар исе дә... Һәм, әлбә...

Кичә "Гаилә һәм мәктәп" журналистлары Биектау районы Ямаширмә мәктәбендә кунакта булды. Кайсыгыз яңа уку елы алдыннан гына була торган мәктәп исен хәтерли? Ул буяу исе дә, китаплар исе дә... Һәм, әлбәттә, мәктәп коридорыннан бала-чага йөгереп үткән саен күтәрелә торган тузанның 3 ай буе иңзннәрдә яткан исе дә... 


DSC_1500


Уку йорты диварлары Вазыйх Зиннәтуллин, Әгълә Шакирҗанов, Әнвәр Хәйруллин кебек олпат мөгаллимнәр укыткан чакларны да хәтерли. Алар арабызда юк инде. Әмма хәтер исән. Ямаширмә мәктәбен тәмамлаган укучылар арасында полиция генералы Фоат Зиннуров, аның бертуган энесе педагогика фәннәре кандидаты Айрат Зиннуровлар да бар. Бу төбәк Лена Таҗиева, Рәсимә Шәмсетдинова, Рамилә Сәгъдиева кебек тел белгечләрен дә биргән! Бүген мәктәптә 152 бала урта белем ала. Алар Ямаширмәдән генә түгел, Коркачык, Татар Урматы, Татар Әйшесе, Камай һәм Югары Ия авылларыннан да килеп укыйлар. 2020 елга белем учагына 200 бала йөрер дигән фараз бар, төбәктә яңа туган балалар саны шундый киләчәкле. Яңа гына авылда республиканың "Бәләкәч" программасы буенча балалар бакчасы да сафка баскан. Инде 2020 елга мәктәпне яңарту турында да җылы сүзләр йөри. тагын шуны әйтергә онытып торабыз: спорт буенча Ямаширмә мәктәбе районда гел беренчелектә! Бу кайбер мәгълүматлар гына. Журнал битләрендә тәфсилләбрәк язарбыз. Карап барыгыз!


Рәсемдә: Ямаширмә мәктәбе мөгаллимәләре Раидә Сибгатуллина, Нурия Хәмитова һәм Фәридә Кәлимуллиналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ