Логотип Магариф уку
Цитата:

Һава торышы шаяртуын дәвам итә: Татарстан районнарында боз яуган, ә Казанны су баскан

Быелгы җәй һаман шаккаттыра: Татарстанның Буа һәм Мөслим районнарында боз яуган. Ә башкалабызның кайбер районнарын яңгырдан соң тагын су баскан. Әлеге кадрлар, күз ачып йомганчы, интернет буйлап тарал...

Быелгы җәй һаман шаккаттыра: Татарстанның Буа һәм Мөслим районнарында боз яуган. Ә башкалабызның кайбер районнарын яңгырдан соң тагын су баскан. Әлеге кадрлар, күз ачып йомганчы, интернет буйлап таралды.
Буа районы “Байрак” газетасы бозлы яңгырның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен видео һәм фотолар аша җиткерә.
“Авангард” агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, ике көн бозлы яңгыр яуган. Ул кырлардагы чөгендерләргә зыян салган – яфракларны тишкән. "Әгәр дә дымлы һава торышы сакланса, бу хәл чөгендернең үсешенә комаучаулык тудыруы ихтимал. Яфракларның тишекләре ялганмыйча, алар черергә мөмкин", - ди агроном.







Мөслим районы Саклаубаш авылында шушы ук хәл: боз яуган. Бу хакта районның җирле басмасына социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.



Башкалабыз Казанны да хәвеф-хәтәр урап узмаган. Урамнарны су баскан. Коточкыч хәлне фото һәм видеодан үзегез күрәсез, Алла сакласын! Сүз уңаеннан, Казан көчле яңгырдан соң икенче тапкыр су астында кала инде.+




Чыганак: http://matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ