Логотип Магариф уку
Цитата:

«Һәрвакыт беренче» Минзифа

Ногай морзасы Йосыф кызы Сөембикә, Казан ханы Җангалигә кияүгә килгәндә, чит-ят җирләрдә үзенә теләктәш, яу чыга калса, калкан булып басарлык ышанычлы кешеләрен ияртеп килә. Алар хәзерге Питрәч, Биект...

Ногай морзасы Йосыф кызы Сөембикә, Казан ханы Җангалигә кияүгә килгәндә, чит-ят җирләрдә үзенә теләктәш, яу чыга калса, калкан булып басарлык ышанычлы кешеләрен ияртеп килә. Алар хәзерге Питрәч, Биектау, Лаеш районнары территорияләрендә төпләнеп яши башлыйлар.


Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, әлеге җирлекләрдә бүген дә ногай нәселенең дәвамчылары гомер кичерә. Шундый авылларның берсе Питрәч районының Шәле авылы тирә-якта үзенең эшчән халкы, күренекле кешеләре белән дан тота. Бары тик үз көчләренә генә ышанган, горур, тырыш халык яши биредә. Лидерлык сыйфаты аларның канына сеңгән!


3


Быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Шәле урта мәктәбе директоры Минзифа кызы Хәсәнова да – шундыйлардан. Ул үзенең 48 ел гомерен балалар укытуга багышлаган. Тырыш фидакарь хезмәте өчен аңа Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәре бирелгән. Ике тапкыр «Иң яхшы директор», «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгеләрендә җиңү яулаган. «Ел хатын-кызы» конкурсының зона турында  I урын алган, 2006 елда «Ел укытучысы» бәйгесенең «Үз профессиясенә бирелгәнлек» номинциясендә җиңгән. РФ Президенты В.Путин грантына ия булган шәхес ул Минзифа Гыйльми кызы.


– Минзифа Гыйльмиевна, Сезгә әлеге сорауны еш бирәләрдер, шулай да сорамыйча булдыра алмыйм: ни өчен тормышыгызны укытучылык һөнәре белән бәйләдегез?


– Балачакта үзебезнең урам балаларын келәт алдына җыя идем дә, «укытучылы» уйный идек. Әле укырга да кермәгәнмен, әмма кечерәк балаларга җырлар, шигырьләр өйрәтеп маташам. Ә мәктәптә укый башлагач, аларга укытучы дәрестә ниләр сөйли, шуларны кабатлап күрсәтә идем. Безгә татар теле һәм әдәбиятыннан белемне үз фәненә җаны-тәне белән гашыйк Зәйтүнә Гәрәевна Гәрәева бирде, нәкъ менә ул миндә татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт уятты.


Мин балачактан лидер идем. VI сыйныфта укыганда ук, мәктәпнең дружина советы председателе итеп сайландым. Без – «Кызыл эзтабар»ларның беренче карлыгачлары. Дружина советына керү белән, авыл буйлап йөреп, гражданнар, Беренче бөтендөнья, Бөек Ватан сугышларында катнашучыларның исемлеген, алардан килгән хатлар, истәлекле әйберләр җыеп чыкканыбыз хәтердә калган. Тимер-томыр, макулатура җыюда да малайлардан калышмый идем. «Минзифа һәрвакыт беренче» дип көләләр иде хәтта.


Алга китеп булса да әйтәм, алдынгы пионер булып йөргән вакытта ук: «Әгәр укытучы булсам, музей ачар идем», – дип хыяллана идем. Мин укытучы чакта музей оештыру өчен һәрвакыт кечкенә бүлмәләр бирелә иде. Үзем директор итеп билгеләнгәннән соң гына, иң зур бүлмәне сайлап алып, VI сыйныфтан бирле җыйган материаллардан, «Туган якны өйрәнү» музее оештырып җибәрдек.


«Яңадан тусаң, нинди һөнәр сайлар идең?» – дисәләр, ике дә уйламыйча, «Бөтен авырлыгына, җаваплылыгына да карамастан, кабаттан укытучы булыр идем», – дип җавап бирер идем.


Соклангыч бит бу. Туганнан бирле күңелегездә кабынган иң зур хыялыгызны тормышка ашырып, гомерегезне балаларга белем бирүгә багышлагансыз. Мәктәптә эшли башлаган елларыгыз хәтердәме?


– Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Укып бетергәч, мине Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдәнгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрделәр. Укыттым да, пионервожатый да булып эшләдем. Ул елларда без, иҗади төркем туплап, укучылар белән авыллар буйлап концертлар, төрле кичәләр оештырып йөрдек. Үз туган авылымдагы Шәле мәктәбенә мин инде башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак килдем. Шул классымны беренче сыйныфтан алып унынчыга кадәр укытып чыгардым. Укучылар – миннән, мин укучыларымнан аерылырга теләмәдек. Ул укучыларым әле хәзергә кадәр яныма килеп йөриләр.


Шул чорда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Мирза  Мәхмүтов безнең мәктәптә «Проблемалы укыту» методикасы буенча укытуны башлап җибәрде. Мин – яңарак институт тәмамлап кайткан япь-яшь кыз бала. Мирза Исмәгыйлович – зур гәүдәле, чибәр, инглиз, гарәп телләрен су кебек эчә торган шәхес. Дәресемә кереп утырды бит. Мәш килеп проблемалы ситуация тудырабыз, аннан соң аны чишү юлларын эзлибез. Балалар төрле күнекмәләр эшләп карый. Гөнаһ шомлыгына, бер укучым дәрескә соңга калып керде. Мин, министр алдында сер бирмәскә тырышып, баланы «укучы мәктәпкә килә», «укучы сыйныфтан чыга» дип, бер кертәм, бер чыгарам. Педсоветта министр: «Минзифа Гыйльмиевнадан менә дигән укытучы чыгачак. Бер дә авырсынып тормаган: укучыны киендереп, сумкаларын астырып куйган. Шулай проблемалы вакыйга тудырды һәм аннан чыга да белде...» – дип чыгыш ясады. Мин, башымны иеп, кызарып утырам. Еллар үтеп, бер очрашкач, үзенә чын дөресен сөйләп бирдем. Ә Мирза Исмәгыйлович, елмаеп: «Югалып калмагансыз бит. Чын укытучы шундый булырга тиеш», – дип җавап бирде.


Әдәбият белгече Альберт Яхин да әдәбияттан эксперменталь ачышын Шәле мәктәбендә тормышка ашырды. Ул кулъязмалар рәвешендә бер атнага җитәрлек дәрес эшкәртмәләре алып килә дә аннан соң бергә-бергә укыта идек. Аның методикасы һәм дәреслекләре буенча укытканда, балалар әдәбият дәресләре белән шулкадәр кызыксынып киттеләр ки, бөтенләй башкача, тирән һәм киң фикерли башладылар. Бер-берсенә һич охшамаган бай эчтәлекле сочинениеләр иҗат иттеләр. Дәресләрдә шигырьләрне таркаталар, соңыннан бер ноктага җыялар. Логик фикерләү дәрәҗәләре үсте, теманы яхшы аңлый башладылар. Кызганыч, аның ачышын республика мәктәпләрендә тулысынча кертеп җибәрә алмадылар. Шулай да күп кенә укытучылар, бигрәк тә чаллылылар аңардан уңышлы файдаланды. Әгәр мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыту сакланып калса, Альберт Яхинны кабат искә төшерүләренә иманым камил. 2006 елгы «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашкан вакытта Казанның 155 нче урта мәктәбендә әлеге программа белән укымаган балаларны комиссия каршында шигырь анализларга өйрәттем. Бу процесс аларда зур кызыксыну уятты. Аннан соң укытучылары шул укучыларга, минем белән киңәшләшеп,  баланың логик фикерләвен үстерә торган программа буенча белем бирә башлады.


Мөгаллимнең эшчәнлеге балаларга дәресләрдә белем бирү белән генә чикләнми. Тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнергә, сыйныфтан тыш чаралар, һәр бәйрәмгә концерт әзерләргә кирәк. Болар барысы да күп көч, энергия һәм вакыт таләп итә...


– Мин, әдәбиятны, сәнгатьне яратучы кеше буларак, язучылар белән очрашулар оештырудан үзем өчен дә тәм табам, балаларны да шул рәвешле әдәбиятка якынайтам. Мәктәптә эшләү дәверемдә авылга килмәгән бер генә күренекле язучы да калмады диярлек. Җиңел машина булмаганда, аларны йөк яки ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына утыртып алып килгән чаклар да булды. Ринат Мөхәммәдиев, Вакыйф Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре буенча китап укучылар конференцияләре турында укучыларым әле хәзер дә искә төшереп сөйлиләр.


1930 – 1934 елларда Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова Шәле мәктәбендә укыткан. Аның улы Атилла Расихны без берничә тапкыр мәктәпкә чакырдык. Язучының үзен, заманында Зәйтүнә белән кечкенә Атилланы кыш көне чанага утыртып, Шәлегә китергән бабай белән очраштырдык. «Әлеге бабайның әни белән икебезне, төенчекләребезне салып, чанага утыртып алып кайтканын хәтерлим. Мин үзем белән скрипка алып килгән идем. Шәле балалары, яныма җыелып, скрипкада уйнаганымны тыңлыйлар иде», – дип сөйләде Атилла Расих ул очрашу вакытында.


Мондый очрашулардан тыш, «Ягез әле, кызлар!», «Ягез әле, егетләр!» кебек чаралар да авыл халкы өчен бик кызыклы була иде. Мәдәният йортында «Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләрен күрсәттек. Кичәләрдә өчпочмаклы солдат хатларын укып, авыл халкын елатып бетергәнебез хәтердә.


Укытучы, балаларны үз артыннан ияртү өчен, яңадан-яңа чаралар уйлап табарга, иренмәскә, вакытын кызганмаска тиеш, дип саныйм мин. Балалар мин оештырган театр түгәрәгенә яратып йөрделәр. Араларында: «Театр артисты яки җырчы булырга телим», – диючеләре дә булгалады. Бервакыт безгә артист Илдар Хәйруллин килгән иде. Ул: «Театр юнәлеше буенча китәргә теләүче укучыларыгыз булса, безгә алып килегез. Нинди талантлары бар икәнлеген тикшереп карарбыз», – диде. Мин, дүрт укучымны ияртеп, театр училищесына – Илдар Хәйруллин янына киттем. Ул көнне Марсель Сәлимҗанов та шунда иде. Худсовет җыеп, балаларны җырлатып, биетеп, сөйләтеп карадылар. Шул ук елны дүртесе дә театр училищесына кабул ителде. Бүгенге көндә Ренат Шәмсетдинов Кәрим Тинчурин  исемендәге театрда эшли, Татарстанның атказанган артисты; Илнур Нуриев – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты; Мингали Мөхәммәтшин – Түбән Кама драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты; Илнар Илмаметов озак еллар Түбән Кама драма театрында сәхнәдән төшмәде.


Элеккеге укучым, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте президиумы рәисе Равил Гайнетдин дә – иң башта театр училищесын тәмамлаган кеше. Ул кечкенәдән талантлы иде. Шигырьне бер тапкыр укый да шундук исендә калдыра. Шуның өстенә, җыр-биюгә дә оста. Матурлыкны күрә белүе белән дә ул башкалардан аерылып тора иде. Ә андый укучы әдәбият укытучысына бигрәк тә якын була. Мин Равилне һәрвакыт шигырь, җыр конкурсларында катнаштырырга тырыша идем. Хәзер аның зур залларны үзенә каратып торуын, йөрәк бәгырьләренә төшәрлек вәгазьләрен тыңлыйм да эчтән генә горурланып куям. Тәүге юнәлешне баланың сәләтен күрә һәм аңарда ышаныч уята алган укытучысы бирә.


Сез укыткан балалар арасыннан, Минзифа апаларыннан үрнәк алып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаучылар  булдымы?


– Өч кызым да (алар да минем укучылар бит!), мин салган сукмактан китеп, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладылар. Бүгенге көндә утыздан артык укучым Казан шәһәре гимназияләрендә һәм балалар бакчаларында татар теле һәм әдәбияты укыталар. Аерып әйткәндә, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Таҗетдинова Мәгарифне үстерү институтында эшли, Тәнзилә Җамалиева, Гөлнур Нәҗмиева, Рәсилә Мөхетдинова туган мәктәпләрендә балаларга белем бирәләр.


Замана укытучысы алдында бүген нинди бурычлар тора?


– Бүгенге көндә элекке багаж белән беркем дә укыта алмый. Укытучыдан Федераль дәүләт белем бирү стандартларына, ягъни бүгенге көн таләпләренә туры килерлек дәресләр бирү сорала. Безнең төп максат – креатив, конкурентлыкка әзер, бөтен яктан да сәләтле шәхесләр тәрбияләү. Дәресләр соңыннан хәтта беренче сыйныф укучысы да үзлектән проект эшли алырлык дәрәҗәдә оештырылырга тиеш.


Әлбәттә, кайбер укытучылар ФДББСка каршы булды, чөнки мондый дәресләр үткәрү өчен, укытучы һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш.


Мин үзем, иртән эшкә килүгә, Интернетны ачам да яңалыклар белән таныша башлыйм. Бу – заман белән бергә атлау өчен кирәк. Укытучыларга да, укучыларга да, беренче чиратта, үз-үземә таләпчән директор мин.


Сезнең мәктәптә дәресләр гомер-гомергә татар телендә алып барылган, шуңа да кармастан, укучыларыгыз зур дәрәҗәләргә ирешкән. Бүген исә татар теле дәресләрен киметтеләр. Күпләр: «Алга таба да болай дәвам итсә, телебезгә юкка чыгу куркынычы яный», дип саный. Бу хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, Сезнең фикерне дә белергә теләр идек.


– Укытучы булып эшләү дәверемдә мондый хәл инде дүртенче тапкыр кабатлана, шуңа күрә дә мин бу мәсьәләгә артык зур игътибар бирмәдем. Язучылары, шагыйрьләре, зыялылары булганда, телебез беркайчан да бетмәячәк. Иң мөһиме: гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк.


Ә бит, чыннан да, рус балалары өчен төзелгән дәреслекләр бик катлаулы. Башка телләрне өйрәнгәндә, без  иң баштан алфавитны, аерым сүзләрне ятлыйбыз. Ә татар телен өйрәтүне кагыйдәдән башларга тәкъдим иттеләр. Безнең иң зур ялгышыбыз менә шул. Мирза Мәхмүтов вакытындагы методиканы кире кайтарырга кирәк дип саныйм мин. Дәресләрне уен рәвешендә, зарыктырмый торган итеп оештыру мәслихәт. Бергәләп утырып, бердәм таләпләргә туры килгән методика төзергә вакыт бирелгән иде. Өлгермәдек.


Шәле мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелә?


– Бездә һәркем: укытучы да, укучы да, техник хезмәткәр дә – мәктәп бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә үзеннән өлеш кертә. 3 гектар мәйданда бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, суган, кабак, кыяр, помидор, чия үстерәбез. Быел тонна ярымнан артык кәбестә уңышы җыеп алдык. Кышка 120 банка кыяр һәм помидор яптык, мичкәләргә кәбестә тозлап куйдык, чиядән компот ясадык. Балаларыбыз экологик яктан чиста ризыклар белән сыйлансыннар өчен эшләнә ул. Ашханәдә көненә ике тапкыр ашатабыз. Моның өчен һәр баладан аена 300 сум акча җыела. Мин әти-әниләргә көлеп: «Бу акчага 10 кирпеч ипи тия, балагыз аны ай буе ашый», – дим.


Бер гасырлык Шәле мәктәбенең бүгенге көндәге уңышлары белән дә таныштырып үтсәгез иде...


– Хәзерге көндә белем йортында 211 укучыга 28 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпнең ике бинасы бар: берсе – башлангыч класслар, икенчесе –
5-11 класслар өчен. Укытучыларның да, укучыларның да уңышлары шактый. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып киләбез. Үткән уку елында  бер чыгарылыш сыйныф укучыбыз биологиядән имтиханны – 100, химиядән 97 баллга тапшырды. Өч укучыбыз фән олимпиадаларының республика этабында призер булды. Укытучыларыбыз ел саен «Ел укытучысы» бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ