Логотип Магариф уку
Цитата:

IX сыйныфны тәмамлаучылар ана теленнән имтиханны ничек тапшырачак?

Быел тугызынчы сыйныф укучылары Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында, ике мәҗбүри имтихан урынына, дүрт мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Рус теле  һәм математикага 2015-2016 уку елында тагын ике...

Быел тугызынчы сыйныф укучылары Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында, ике мәҗбүри имтихан урынына, дүрт мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Рус теле  һәм математикага 2015-2016 уку елында тагын ике имтихан өстәлде. Калган ике имтиханны нинди предметлардан тапшырасын укучылар сайлап алырга хокуклы. Бу предметлар арасында ана теле, ана әдәбияты да бар.


Рус телендә белем бирүче мәгариф оешмаларындагы татар төркемнәрендә, шулай ук татар, чуваш, мари, удмурт, мордва телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар иҗади биремле изложение язачак. Бу категория өчен - ана әдәбиятыннан һәм рус телле төркемнәрдә укучылар өчен татар теленнән имтихан контроль бәяләү материаллары (КИМ) белән уздырыла.


Демоверсияләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 10 февральгә кадәр эленергә тиеш. “Мәгариф.Татар теле” журналының март санында демоверсияләргә нигезләнгән үрнәк вариант, иҗади бирем белән тулыландырылган изложение язу методикасына бәйле материал тәкъдим ителәчәк.


Римма Гатина.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ