Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге Болгар җыены – 2018 программасы билгеле булды

Быел Изге Болгар җыены 21 июль көнне үтәчәк. Әлеге чара бу көннәрдә Казанда уздырылачак «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына кертелгән. Бу хакта узган матбугат...

Быел Изге Болгар җыены 21 июль көнне үтәчәк. Әлеге чара бу көннәрдә Казанда уздырылачак «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына кертелгән. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  Данис Шакиров хәбәр итте.WhatsApp Image 2018-07-16 at 16.40.15


«Һәр елны Болгар җыены алдыннан без традицион рәвештә Бөтенроссия дин әһелләре форумын уздырабыз. Чөнки Болгар җыены белән әлеге форумны аерып булмый. Алар һәрвакыт бергә, бер-берсен тулыландарып бара. Изге Болгар җыенын да кертеп әлеге форум өч көн дәвам итәчәк», - дип белдерде ул.
Данис Шакиров әйтүенчә, чарада 70 төбәктән 1100 кеше катнашачак. 28 чит илдән дә делегетлар килүе көтелә.


Форум программасы буенча, 19 июль көнне  барлык катнашучылар да  дискуссион мәйданчыкларда җыелачак. Чарада түбәндәге темаларны яктырткан 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк:


- татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру
- балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар
- ислам һәм татар дөньясы концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре
- татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле.
20 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында пленар утырышта йомгак ясалачак, гомум резолюция кабул ителәчәк.


21 июль көнне Изге Болгар җыены үтәчәк. Ул инде быел 29 нчы тапкыр үткәрелә. Чарада традицион тантаналы ачылыш, концерт программасы, күмәк намаз, дин әһелләреннән вәгазьләр, яңа музей экспозицияләре ачылу көтелә.


Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар бирелгән. Җыенга барырга теләге булган һәр кеше районнарның, шәһәрләрнең үзәк мәчетләренә мөрәҗәгать  итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ