Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучылары Актаныш гимназиясенең уникаль тәҗрибәсен кайчан үзләштерер?

Укучыларның көзге каникуллары уңаеннан республикабызның барлык мәктәпләрендә диярлек, ата-аналар җыелышлары үткәрелә, беренче чирек йомгаклары белән таныштырыла, алдагы айларга эш планнары билгеләнә....

Укучыларның көзге каникуллары уңаеннан республикабызның барлык мәктәпләрендә диярлек, ата-аналар җыелышлары үткәрелә, беренче чирек йомгаклары белән таныштырыла, алдагы айларга эш планнары билгеләнә. Шундый җыелышларның берсе Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен интернат-гимназиясендә дә үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та катнашты һәм чыгыш ясады. Гадәти булмаган әлеге чара гимназиянең 5 еллыгы һәм интернатның икенче бинасын ачу тантанасы белән тәңгәл килде.


Ата-аналар балаларының нинди шартларда укулары, дәресләрдән соң кайда ничек кемнәр белән өстәмә белем-тәрбия эшләре алып барылу турында мәгьлүмат алды, ачык дәресләр карады. Казаннан килгән бер төркем язучылар, мәгариф хезмәткәрләре исә гимназиянең 5 ел эчендә ирешкән уңышлары белән танышты, балалар яшиячәк бүлмәләрне карады. Заманча итеп җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре, ашханә, спортзал һәм башка кабинетлар да алар игътибарыннан читтә калмады.


Кичәнең икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Дүрт сәгатькә сузылган бәйрәм чарасы театральләштерелгән сценария буенча оештырылды. Анда укучыларның биш елда ирешкән уңышлары: төрле бәйгеләрдә җиңүләре, җыр-бию ансамбльләре оештырулары, иҗади бәйгеләрдә югары үрләр яулавы һ.б. чагылыш тапты. Чыгышлар котлаулар белән үрелеп барды.


– Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызның биредә укуы белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Укучыларга белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә эшләгән әлеге интернат-гимназия республикабызда беренчеләрдән булып ачылып, нәтиҗәле генә эшләп килә. Аның кадерен белегез, – диде үзенең чыгышында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.


Бәйрәм тантанасы Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар фольклор ансамбле чыгышын карау белән төгәлләнде.


Мидхәт Садыйков

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ