Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Worldskills буенча Татарстан җыелмасы слеты башланды

Бүген Боровое Мотюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр үзәге базасында Worldskills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатында катнашачак Татарстан җыелма командасының беренче слеты башланды. Аларны а...

Бүген Боровое Мотюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр үзәге базасында Worldskills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатында катнашачак Татарстан җыелма командасының беренче слеты башланды. Аларны алдагы ике көндә гомуми психологик халәтне җайга салуга һәм инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен күтәрүгә корылган күп профильле эш көтә.


 

“Мондый төр ярышларда катнашу өчен яшьләрнең һөнәри осталыклары гына җитми. Мотивация булу, ресурслар белән белеп эш итү, командада эшли белү һәм бер-берсен аңлау мөһим, - дип сөйләде смена оештыручысы Тимур Бәхтияров. - Шушы көннәрдә алар нәтиҗәле аралашуга, стрессларга каршы торуга тренинглар узалар. Алар өчен инглиз теле буенча дәресләр оештырыла. Бүген исә алар килеп урнаша, команда формалашу белән мәшгуль була. Төп эшләр алдагы көнгә кала”.


Бәхтияров сүзләренчә, слет җыелма команданың һөнәри осталыкларын күнектерү түгел, дөрес юнәлеш алу, уңай фикер йөртү төп сәләтләренә бәйле үзлекләр формалаштыруны максат итә. Яшьләр белән һөнәри психологлар эшли, һәркайсына шәхси карта төзелә, шуңа таянып, белгеч алга таба үз өстендә эш тәртибен төзи ала. Алар үз фикер-карашларын коллективка үтемле итеп җиткерергә, килешүгә ирешергә һәм хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәнә.


Worldskills стандартлары буенча ярышларның халыкара этапларыннан кайткач, Россия белгечләренең күпчелеге чемпионатта катнашканда төп авырлык инглиз телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәүне, шуңа кыенлыклар чыгуын атый. Шуңа күрә 17 гыйнвар көнне «БизнесИнсайт» Үсеш һәм персоналны өйрәтү үзәгендә җыелма команда өчен Education First педагоглары инглиз теле буенча  дәрес курслары бирә. Дәрес тестлар формасында уза.


Искәртеп үтәбез: 2019 елда Казанда Worldskills чемпионаты уздырыла. Махсус төзелгән полигоннар һәм лабораторияләр базасында яшь галимнәр һәм белгечләр, пешекчеләр, тегүчеләр, монтажчылар, тагын берничә дистә һөнәр ияләре үз эшенең дөнья күләмендә  иң шәп остасы дип аталу хокукы өчен ярышачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ