Логотип Магариф уку
Цитата:

Кемнәр алар мехатрониклар?

Мехатроника белгечлеге дигән сүзтезмәне әле күбебезнең ишеткәне дә юктыр. Әмма мәгариф системасына кереп бара инде бу термин. Гап-гади тел белән әйтсәк, мехатроник – ул роботлар белән “эш” йөртә белүч...

Мехатроника белгечлеге дигән сүзтезмәне әле күбебезнең ишеткәне дә юктыр. Әмма мәгариф системасына кереп бара инде бу термин. Гап-гади тел белән әйтсәк, мехатроник – ул роботлар белән “эш” йөртә белүче. Автоматлашкан зур заводны күз алдына китерегез. Анда берничә кеше генә эшли. Алар да автомат-роботларны күзәтеп-төзәтеп торучылар гына. Менә шушы эшчеләр – мехатрониклар яки алар әллә ничә кеше башкарырга тиешле эшне роботлар, автоматлашкан җиһазлар ярдәмендә бер үзеләре  башкара.


Бүген "Татар-информ" агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә сүз шушы темага барды. Спикер - Ford Sollers  компаниясенең проектлар җитәкчесе Надежда Смольник әйтүенчә, бүгенге көндә бездә мондый белгечләр юк икән әле. Шуңа аларны киләчәк һөнәр ияләре дип йөртәләр.


Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге һөнәр ияләре дуаль укыту системасы буенча әзерләнә. Нәрсә соң ул дуаль укыту системасы? “Дуаль” яки ике яклы, гадәттә капма-каршы ике як турында сүз бара. Бер медальнең ике ягы сыман.  Бу әйтеп үтелгән система буенча һөнәргә әзерләү барышы түбәндәгечә: студентлар теоритик өлешне уку йортында үзләштерәләр, ә гамәли өлешне – завод-предприятиедә яки эш урынында.


РФдә дуаль система буенча укыту проекты 2013 елда тормышка ашырыла башлаган. Әлегә ул пилот проект кына. Тәҗрибә алу үзәге -  бу эш белән күптәннән шөгыльләнүче дәүләт – Германия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ