Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ студенты селфи ясаганда балконнан егыла

Таҗикистаннан килгән 18 яшьлек федераль университет студенты, Казаныбызның Чистай урамында урнашкан бер торак йортның, 4нче катында урнашкан балконнан егыла.Универсиада авылында яшәүче бу егет, дустын...

Таҗикистаннан килгән 18 яшьлек федераль университет студенты, Казаныбызның Чистай урамында урнашкан бер торак йортның, 4нче катында урнашкан балконнан егыла.


00000000_0006891501926175_14705269810337730342


Универсиада авылында яшәүче бу егет, дустына кунакка килгән була һәм башка студентлар белән күңел ача, спиртлы эчемлекләр эчә. Балконга тәмәке тартырга чыккач, үз - үзен фотога төшерергә тели һәм телефонын төшереп җибәрә. Кыйммәтле җиһазны тотып калырга ниятләгән вакытта, үзе дә балконнан егылып төшә.


Нәтиҗәдә бик җитди яралана: күкрәк читлеген, берничә кабыргасын һәм аягын сындыра. Хәзерге вакытта студентны шәһәребезнең 7нче хастәханә табиблары дәвалый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ