Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда Журналистика белеме елы игълан ителүнең нәтиҗәләре нинди булачак – фикерләр

Казан (Идел буе) федераль университетында, журналистика белеменә 55 ел тулу уңаеннан, 2017 ел журналистика белеме елы дип игълан ителде. Искәртеп узабыз, Казан университетында тулы бер елның журналист...

Казан (Идел буе) федераль университетында, журналистика белеменә 55 ел тулу уңаеннан, 2017 ел журналистика белеме елы дип игълан ителде. Искәртеп узабыз, Казан университетында тулы бер елның журналистика белеменә багышлануы - беренче тапкыр.
 

Университетның ректораты, медиаүзәк вәкилләре, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе кафедралары мөдирләреннән торган оештыру комитетын Илшат Гафуров үзе җитәкли. 2017 ел Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен үстерү стратегиясе белән билгеләнгән максатларны тормышка ашырырга шартлар тудырыр дип көтелә. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский әйтүенчә, яңа гына эшләнгән әлеге стратегия шушы көннәрдә КФУ ректоратына тәкъдим ителәчәк.


Ркаил Зәйдулла, Васил Гарифуллин, Данил Гыйниятов журналистларның белемен күтәрү стратегиясен ничек күзаллаулары турында фикерләрен уртаклаштылар.


Милли журналистика өчен максатчан төстә кадрлар әзерләнәчәк


Татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин университетта тулы бер елның журналистика юнәлешенә багышлануын журналистларга аерым мөнәсәбәт кебек кабул итүен әйтте. “Гадәттә, юбилейлар ике көн була да онытыла иде, бу юлы журналистика белеме елы дип игълан ителгәч, көндәлек игътибар булыр, безгә дә укытуны камилләштерергә җайлырак булыр дип ышанасы килә. Бу хәбәрне сөенеп кабул иттек. Алга таба, бәлки, журналистика белеме дәрәҗәсен арттыруга игътибар көчәер. Ул хәзер дә бераз арткан кебек сизелә башлады инде – җәен ремонт үткәрелде, яңа махсуслашкан аудиторияләр барлыкка килде, практика узу өчен ньюсрум эшләнде. Ток-шоулар уздыра торган заманча җиһазлы телевизион студия сафка басты. Алга таба да үсеш юнәлешендә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз”, – дип белдерде Васил Гарифуллин. Әңгәмәдәш сүзләреннән аңлашылганча, студентларга бөтен төр практикаларын университта узарга мөмкинлек биргән шартлар тудырылачак. “Бу аларның редакцияләргә эшкә тәмам җитлеккән белгечләр булып баруын кайгырту йөзеннән эшләнә”, – диде профессор.


5447

Васил Гарифуллин журналистика белеме елы дип игълан ителү милли журналистика үсешенә дә йогынты ясаячагына ышана. Аның әйтүенчә, татар журналистикасына килгәндә, Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле проблемалар бар. “Безгә укырга керү өчен рус телендә БДИ биреп керү мәҗбүри. Бу исә милли бүлекләргә килүче студентлар санын кискен киметеп җибәрде. Бюджет урыннары кыскарганнан кыскара бара, гуманитар белгечлекләрнең күбесе киселде”, – диде Васил Гарифуллин һәм киләсе елга милли журналистикада бакалавриатка нибары 4 кенә урын бирелүен әйтте. Коммерция бүлекләренә татар студентлары әлләни керә алмый, ди кафедра мөдире.


“Хәзер менә татар журналистикасы өчен контракт нигезендә максатчан рәвештә кадрлар әзерләү яхшы булыр иде. Бу “Татмедиа” агентлыгының үсеш программасына да кертелгән. Республикада дәүләт заказы буенча милли кадрлар әзерләү эше җайга салыныр дип уйлыйбыз. Дәүләт булышып, журналистика белеменең юбилей елын исәпкә алып, абитуриентларны максатчан кабул итеп, милли кадрлар әзерләү яхшы булыр иде”, – дип белдерде Васил Гарифуллин.


Ул ел дәвамында үткәреләчәк күпсанлы очрашулар, конференция, семинарларның да студентлар өчен файдалы булачагын билгеләп узды. “Бәлки, чит илләрдән дә тәҗрибәле журналистлар килеп, мастер-класслар үткәрсә, бу белем дәрәҗәсен арттыруга этәргеч булыр иде”, – диде Васил Гарифуллин.


Журналистика төшенчәсен елларга түгел, чорларга тагып куйсаң да, ул демократик булмаса – файдасы юк


Язучы Ркаил Зәйдулла КФУда Журналистика белеме елына карата үз фикерен белдереп, елларны аерым бер юнәлешләргә багышлауны, елларга ниндидер төшенчәләр тагып куюны, өнәп бетермәвен әйтте. “Әдәбият, мәдәният елы дип игълан итүләрне дә аңлап бетермәдем. Әдәбият, мәдәният елы узып китте, әмма федерация күләмендә әдәбиятның әллә ни алга китешен сизмәдем. Журналистика үсешенә файдасы булса, “афәрин” диясе генә кала, ләкин мин барыбер мондый әйберләр тышкы эффектка нигезләнгәндер, күз буяуга корылгандыр дип уйлыйм”, – диде Ркаил Зәйдулла.


4111

Язучы фикеренчә, журналистика әһәмиятле булсын өчен, аның демократик булуы кирәк. “Бернинди еллар тагасы юк. Әгәр демократия була икән, журналистларның сүзе җәмгыять яшәешенә йогынты ясый икән, һәр елны журналистика елы дип атарга була. Әмма, алай түгел бит, киресенчә, журналистикада сүз иреге кысыла гына бара. Елларга түгел, чорларга журналистика төшенчәсен тагып куйсаң да, илдә демократик үзгәрешләр булмаса, бернинди уңай йогынтысы булмаячак, әлбәттә”, – дип саный Ркаил Зәйдулла.


Журналистларның тел үзенчәлекләре буенча белеме сай


“Яңа гасыр” телерадикомпаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов фикеренчә, университет күләмендә Журналистика белеме елы дип игълан итүнең ярдәме булмый калмас, әмма ул аз булырмы, күпме – монысы икенче мәсьәлә. “Беренче чиратта, журналистика дәрәҗәсен күтәрүне карарга кирәк. Бүгенге көндә журналистика тармагына эшләргә килгән яшь белгечләрнең күп очракта телләре аксый. Матур әдәби телдә язу җитми, тәрҗемә итү тәҗрибәсе сай. Татар телле журналистларга бик еш тәрҗемә белән шөгыльләнергә туры килә, чөнки күпчелек чаралар рус телендә. Менә телне белмәү тәрҗемәдә, җөмләләр төзелешендә чагыла инде”, – диде Данил Гыйниятов.


Clipboard77

Аның сүзләренчә, журналистика ул табигатьтән бирелгән сәләт – шагыйрьләрдә кебек, ул я бар, я юк. Данил Гыйниятов фикеренчә, бик оста язарга була, әмма телнең үзенчәлекләрен белеп бетермәү шундый кимчелекләргә китерә. “Шуңа күрә, беренче чиратта, студентларга мәгънәви, стилистик, орфографик күзлектән дә татар теленнән төпле белем бирергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә яшь журналистларның кая бардым, шуны күрдем, шуны сөйлим килеп чыга. Әлбәттә, осталык өчен тәҗрибә кирәк булуын да аңлыйм. Ләкин матур җөмләләр белән мантыйкка туры китереп, бәйнә-бәйнә яза белү булырга тиеш. Тел үзенчәлекләрен белмәсә дә, язу осталыгы көчле булган журналистлар стандарт фикер йөртмәүләре, кызыклы фикерләр хисабына язманы сөйрәп чыгара. Ә фикере дә, язуы да булмаганнар турында әйтергә сүз дә юк”, – диде Данил Гыйниятов.


Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, журналистларның текстларында күп очракта җөмләләр арасында бәйләнеш юк, кушымчалар, сүзләр, фикерләр кабатлана, тафталогия очрый. “Тыныш билгеләре турында әйтеп тә тормыйм, өтер, нокталы өтер, сызыкларны санга да сукмыйлар, ә бу бит мөһим. Газета материалларында да, телевидениедә дә тыныш билгеләрен дөрес урынга куймыйсың икән, дөрес сөйләмисең булып чыга. Кайберәүләр текст экранда күренми дип уйлый. Әмма бу бит текст укылганда колакка бәрә торган әйберләр. Бу бигрәк тә радио, телевидениегә кагыла. Газета-журналларда контроль көчле, чөнки ул күз белән укыла. Ә менә радио, телевидениедә, кызганычка каршы, боларны бик исәпкә алмыйлар”, – дип ассызыклады Данил Гыйниятов.


Аның фикеренчә, телевидениедә текстны укыганда логик басымнар дөрес ясалу да зур әһәмияткә ия. “Журналистлар кайсы сүзгә басым төшәсен белми, басымны соңгы сүзгә ясаучылар бар. Татар телендә бит бик сирәк очракта гына басым соңгы сүзгә төшә. Кыскасы, мәктәп программасында өйрәнелә торган гади әйберләрне күп очракта белмиләр. Менә шуларга игътибар итәргә кирәк”, – диде Данил Гыйниятов. Аның әйтүенчә, татар филологиясен тәмамлап килүчеләрдә бу мәсьәләләрдә тоемлау бераз бар әле, ә менә журналистикада татар филологиясе белеме бик аксый.


Журналистлар әдәбият, тарих кебек фәннәрдән дә киңкырлы мәгълүматлы кешеләр булырга тиеш, дип саный әңгәмәдәш. “Күзаллау тар кысаларда гына түгел, ә киңрәк булырга тиеш, шул вакытта гына кызыклы материаллар языла ала”, – ди Данил Гыйниятов.


Мәгълүм булганча, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеге 1962 елда тарих-филология факультеты нигезендә оештырыла. 1990-1994 елларда мөстәкыйль факультет буларак эшли, аннан соң аңа социология һәм психология кафедралары кушыла. 2003 елда психология бүлеге аерым факультет булып аерылып чыга. 2007 елда факультет “Җәмәгатьчелек белән элемтә” бүлеге белән тулылана. 2016 елда Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә үзгәртелә. Бүгенге көндә биредә 5 кафедра эшли: журналистика, татар журналистикасы, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли сәясәт белеме, телевидение эшчәнлеге. Югары мәктәптә барлыгы 900 кеше белем ала.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ