Халык хәтере – мәңгелек!

Михаил ЧЕРЕПАНОВ,

Татарстан Милли музееның «Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалы мөдире, Татарстан республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Әхәт САДРИЕВ,

Яшел Үзәндәге 9 нчы лицейның «Бөек Ватан сугышы тарихы» музее җитәкчесе, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршылый. Ул, мөгаен, илебез тарихында иң кадерле, иң истәлекле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәмдер. Бөек Җиңү! Әмма бу – ачы күз яше белән сугарылган, йөрәк әрнүле бәйрәм. Чөнки ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә – сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган, фашист концлагерьларында, Ленинград блокадасында, тылда ачлык-ялангачлыктан кырылганнар бәрабәренә яуланды.

Сугыш елларында республикабыздан 700 меңләп кеше фронтка алына. Бөек Ватан сугышында 1890–1927 елларда туган, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешеләр катнаша. Сугыш чорында, ир-атлар белән беррәттән, хатын-кызлар да хәрби хезмәткә алына. Республикабыздан 10 меңнән артык хатын-кыз яу кырына китә. Якташларыбыз фронтта батырларча сугыша. 200 меңнән артык татарстанлы сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнә. 200дән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 48 фронтовик – Дан орденнарының тулы кавалеры. 22 якташыбыз А.Матросов батырлыгын кабатлый, 8 очучы һава һәм утлы таран ясый. Явыз дошман явын беренче булып каршылаган каһарманнар сафында да, рейхстагка Кызыл байрак кадаучылар арасында да якташларыбыз бар.

Ржев-Вязьма операциясендә – 3500, Мәскәү тирәсендәге бәрелешләрдә – 10 меңнән артык, Сталинград сугышында – 22 мең, Ленинград чолганышында – 45 мең, Курск дугасында 15 меңнән артык татарстанлы һәлак була, хәбәрсез югала.

Каһарманнарча һәлак булганнар истәлегенә багышлап, Татарстанда 28 томлык Хәтер китабы бастырып чыгарылды. Аларда фронт юлларында вакытсыз гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган 350 меңнән артык Татарстан улы һәм кызының исемлеге рус һәм татар телләрендә китерелә. Бу – сугыш алды елларындагы барлык Татарстан халкының 11,5 проценты дигән сүз.

Халкыбыз үз-үзен аямыйча сугышты. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» – бу лозунг аның коралына әйләнде. Сугыш елларында Украина һәм Белоруссиядән, Балтыйк буе республикаларыннан, Ленинград һәм Мәскәүдән, Воронеж һәм Харьковтан 70 эре предприятие Татарстанга эвакуацияләнә. Күп предприятие корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә үзгәртеп корыла.

Казанда, республикабызның башка шәһәрләрендә зур фәнни һәм интеллектуаль көчләр тупланды. Алар арасында СССР Фәннәр академиясе, СССР язучылар берлеге, Үзәк конструкторлык бюросы, Үзәк фәнни-тикшеренү институты бар иде.

Кыска гына вакыт эчендә галимнәр хәрби коралның яңа төрләрен булдыру, аларны тиз арада җитештерә башлау буенча мөһим проектлар эшләп өлгертте. Дүрт ел эчендә армия Казаннан 21 меңнән артык самолет алды. Бу – шул вакытта илдә төзелгән һәр алты очкычның берсе дигән сүз.

Татарстан җирлегендә 7 укчылар һәм 2 авиация дивизиясе, күпсанлы авиация полклары һәм эскадрильяләре оештырыла һәм фронтка озатыла.

Авыл хуҗалыгы, авыр хәлдә булуына да карамастан, армия һәм илнең азык-төлек фондына сизелерлек өлеш кертә. Сугыш елларында Татарстаннан фронтка 131 млн пот ашлык, 59 млн пот ит, 200 млн л сөт, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә озатыла.

Сугышчыларга республикабыздан 23 мең тун, 59 мең телогрейка, 54 мең пар киез итек, атларга 700 мең т яхшы сыйфатлы печән озатыла. Мәктәп балалары фронтка дип 10 мең т металлолом җыйнап тапшыра.

Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, офицерлар өчен республикабызда 59 госпиталь ачыла. Анда 334 мең яралы сугышчы дәвалана, шуларның 207 меңе яңадан сафка баса, фронтка озатыла.

Бер Казанда гына да 1941 елда 5700 донор исәпләнә. Кан алу станциясе донорлардан һәркөнне фронтка, госпитальләргә 60 л кан озата. Сугыш чорында 12 мең л кан, 5 мең л плазма һәм дәвалау сывороткасы озатыла.

Фронттагы барлык табибларның – 41 процентын, шәфкать туташларының – 100, санитарлар һәм санинструкторларның 40 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

1941–1945 елларда Яшел Үзәннең Серго һәм Горький исемендәге заводлары 70 млнга якын снаряд, Казандагы дары заводыннан «Катюша»лар өчен 1 млн заряд, Горький исемендәге завод 162 судно, диңгез буксирлары, бронекатерлар җитештереп, фронтка озата.

Республикабыз халкыннан җыелган 380 млн сум акчага «Кызыл Татарстан», «Татарстан колхозчысы», «Татарстан комсомолы» исемле танк колонналары, «Совет Татарстаны» дигән авиация эскадрильясы, берничә бронепоезд эшләнеп, фронтка җибәрелә.

Татарстан сугыш елларында республикабызга эвакуацияләнгән 226 мең кешене, шул исәптән 15 мең ятим калган баланы кабул итә. Аларның барысын да фатирларга урнаштыру, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү шулай ук кичектергесез бурыч дип санала.

Бу изге эштән сәнгать әһелләре дә читтә калмый, әлбәттә. Татарстанның сәхнә осталары фронтка 18 концерт бригадасы төзеп җибәрә. Алар фронтовиклар өчен 2 меңнән артык концерт куя. Фронт шартларында, кайвакыт бомбалар яуган чакта да чыгышлар ясаган атаклы артистлардан Х.Әбҗәлилов, У.Әлмиев, Г.Болгарская, М.Булатова, Ф.Ильская, М.Рахманкулова һ.б. исемнәрен зур горурлык белән атыйбыз.

Халкыбыз каһарманнарының сугыш кырында күрсәткән батырлыклары турында күп язылды. Аерым алганда, герой-шагыйрь М.Җәлил, Брест крепосте каһарманы П.Гаврилов, фашист самолетына утырып, әсирлектән котылган батыр очучы М.Девятаев, кыю партизан И.Кабушкин, очучы М.Сыртланова, генерал Г.Сафиуллин, рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Г.Заһитов һ.б. бик күпләрнең үлемсез исеме илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган.

Бөек Ватан сугышы кырларында җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына багышлап 40 томлык «Алар илгә Җиңү алып кайтты» исемле китаплар нәшер ителде. Аларда З50 меңләп кешенең фронт язмышы сурәтләнгән. Бу эш хәзер дә дәвам итә.

Икенче бөтендөнья сугышында барлыгы 61 ил катнаша. Анда 50 млн кешенең гомере өзелә. Бу сугыш XX гасырның коточкыч катастрофасы булып санала. Кызганыч, сугышта катнашкан илләр арасында бер Россия генә үзенең югалтуларының төгәл санын белми. Узган гасырның 60 нчы елларына кадәр ул 7 млн кеше дип исәпләп йөрелде. Аннан соңрак 20 млн дип күрсәтелде. Хәзер инде әлеге сан 27 млн кешегә җитте. Безнең фикеребезчә, бу санны да соңгысы дип әйтеп булмый әле.

Сугыш бик күп кешене газиз туганнарыннан, якыннарыннан мәхрүм итте. Сугыш хакындагы, Бөек Җиңү турындагы хәтерне бездән беркем дә тартып ала алмас, чөнки халык хәтере – мәңгелек! Бүген һәркайсыбызның күңелендә бер уй, бер теләк: Туган илебез туфрагын дошман танклары бүтән беркайчан да таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын!

P.S. Әлеге мәкалә «Мәгариф»нең «Ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләү» темасына багышланган №5 (2015) санда басылып чыгачак.

9 май — Бөек Җиңү көненә багышланган видео.

Бөек Җиңү көнен каршылап (видео).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.