Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәсрәтем син минем, Ленинград, Горурлыгым син минем, Ленинград!

Казакъ халкының бөек акыны Абай чолганышта калган шәһәр турында 41 нең салкын, ач кышында Ленинград турында шулай дип язган иде. Камалыш үзе август аенда ук башланган.Шушы көннәрдә аның өзелүенең 74 е...

Казакъ халкының бөек акыны Абай чолганышта калган шәһәр турында 41 нең салкын, ач кышында Ленинград турында шулай дип язган иде. Камалыш үзе август аенда ук башланган.


5FF3F917-84F8-49F0-9EBF-2627484901DB_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_s


Шушы көннәрдә аның өзелүенең 74 еллыгын билгеләп үттеләр. Ә мин исә 1941- 1944 елларда Ленин каласын саклаган әтиемне исемә төшердем. Ул сөйләгәннәрне хәтерләргә тырыштым. Гарифулла исемле иде минем әтием. “Ленинградны саклаган өчен” медале, III һәм II дәрәҗә сугышчан Дан орденнары кавалеры солдат Гарифулла Нигъмәтҗанов. Бөек Ватан сугышына 1941нче елның 23 июнендә Дөбъяз хәрби комиссариатыннан алына. Алар командасын шул көндә үк Сослангердагы хәрби- әзерлек лагеренә алып китәләр. Әтине аерым инженер – сапер гаскәрләренә билгелиләр. Аларны әрәмәләргә, басу-болыннарга мина куерга, миналанган кырларны зарарсызландырыга, дзотлар-дотлар ясарга, елга-чокырларга күперләр салырга өйрәтәләр. “Сапер бер генә ялгыша”,- ди командирлар кеше җилкәсенә салынырга яратканнарга өйрәнүләр вакытында (Алга китеп шунысын да әйтим, сугыштан кайткач, авылдагы инеш-елгалар аша күперләр салуны әти башлап йөри иде.-И.Н.). “Ә нигә бер генә, икенче тапкыр ялгышырга ярамыймы?”- ди сүз озынайтырга яратучылар. “Беренче ялгышың ук сине җәннәткә алып керәчәк,”- дип җаваплый аларга җитәкчеләре. “Килүебезгә бер ай тулгач, - ди әти бер яшьлеген исенә төшереп утырганда, - мине штабка чакырттылар. Кич иде. Тонык кына ут янган тар бүлмәдә өстәл түренә кереп утырган минем яшьтәге бер хәрби, честь биреп туктап калуыма карамастан, мине янына чакырды. Бер дә онытасым юк. “Ну что Гарифулла, воевать будем?”- дип сорады ул өстәл яныннан торып басканнан соң. “Будем!”- дидем мин эзеп. Командир, күзләремә үтәли карап, кулымны кысты. Яратты булса кирәк ул минем җавабымны.” 4 нче август кояшы баеганда алар “Тормыш юлы” дип аталган Ладога күлен кичәләр. Солдатлар утырган баржа, бәхеткә, утка тотылмый. Шулай да, тәбәнәктән генә күңелгә үлем шомлыгы салып, бер разведчик -самолет очып уза. Шул шомлы 4 нче августтан әтинең блокада көннәре башлана.


Ходайның рәхмәте, әти минадан өч тапкыр яралана. Өчесендә дә иптәшләре басып шартлаган мина ярчыгы яралый аны. Без белгән Әфган, Чечня сугышларындагы кебек, немецлар да Бөек Ватан сугышында мина белән мина, мина белән үсеп утырган агач, мина белән граната арасына чыбыктан “расстяжкалар” куя торган була. Чүл, далада үскән үзбәк, таҗик, казакъ егетләре куе, биек үлән, куак арасыннан салынган сукмактан һич йөри белми. Ялгыз-йолгыз керәләр дә китәләр әрәмәгә үз адымнары белән. Чүлдә агач үсми бит. Каян белсен алар урманда йөрү рәтен. Икенче тапкыр яраланганда ул госпитальдә очучылар белән ята. “Әйткәнгә ачуланма, өченчеседә синең белән хәлләр була”,- диләр алар әтигә. Хак әйтә очучылар, чынлап та, өченче тапкырында әтинең башы каты яралана. Ул күзен югалта. Шулай бер тапкыр яраларын төзәтеп ятканда, операция бүлмәсендә ату тавышы ишетелә. Озакта үтми, коридорда кулына пистолет, авызына тәмәке капкан доктор күренә. Ачы итеп сүгенә дә күпне күргән табиб, янәшәсендә торган әтиләргә бүлмәдәге хәлне сөйләп бирә. Баксаң, ул врач әсир фин сугышчысына операция ясый башлаган. Ә теге солдат, үлем хәлендә дә докторны дошман күреп, аның кулын тешләргә ябыша. Доктор ни эшләсен соң? Ата да үтерә тегене. Аның бит әле шул куллары, шул бармаклары белән йөзләгән солдатларны үлем тырнагыннан йолып каласы бар. “Ни өчен мине, соңгы тапкыр яралангач, Ерак Көнчыгышта урнашкан Чита хәрби госпиталенә җибәрделәр?- дип сорамыйсың,- дип әйтә иде миңа әти. Һәм үз соравына үзе үк җавабын да бирә: “Юлда үлеп калуым өчен. Якын җирдәге госпитальдә калдырсалар, мине һәм миндәй күпләгән солдатларны дәвалыйсы була бит. Ә Читага барып җиткәнче вагондагы күпме каты яралы рәхәтләнеп үлеп бара юлда. Шулай булды да ул. Менә шулай барды ул сугыш…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ