Логотип Магариф уку
Цитата:

Хоспис төзүчеләр хәйрия концертына чакыра

7 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында үзенчәлекле тамаша көтелә. Биредә хоспислар көненә багышланган хәйрия концерты узачак.Бу, чыннан да, зур чара булырга охшаган. Чыгыш яс...

7 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында үзенчәлекле тамаша көтелә. Биредә хоспислар көненә багышланган хәйрия концерты узачак.


Бу, чыннан да, зур чара булырга охшаган. Чыгыш ясаучылар исемлегенә күз салу да җитә. Артистларның барысы да республикада гына түгел, бөтен илдә танылган кешеләр, сәнгать осталары: Венера Ганиева, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасихов, Рөстәм Асаев, Айдар Сөләйманов һәм башкалар. “Булачак чара турында ишеткән җырчылар, нигә мине дә чакырмадыгыз, дип, үзләре катнашырга теләк белдерә”, - ди концертны оештыручыларның берсе – “Новая музыка” оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анна Волченко.


Әлеге тамашага билет бәясе дә кыйммәт түгел – нибары 300 сум. Җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк. Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов әйтүенчә, алар Казандагы хосписның икенче чиратын булдырырга җыена. Чөнки моны бүген республикада йөзләгән авыру көтә.


Концертка килеп, хоспис төзүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр билетларны С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы кассаларыннан һәм таратучылардан сорый ала. Белешмәләр өчен тел.: 292-17-17. Сүз уңаеннан, авыруларга күбрәк ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен концертлар залы фойесына хәйрия әрҗәләре дә куелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ