Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара  укытучылары Мәскәүне дә шаккаттырырга җыена

Кукмара районы укытучылары делегациясе  29-30 ноябрьдә Россия табигать фәннәре академиясе тарафыннан уздырылган EcoWorld-2017 Халыкара экологик премиясе конкурсының бүләкләү тантанасында  катнашачак....

0feef89c803d16a238cd93ea00cbf03a_LКукмара районы укытучылары делегациясе  29-30 ноябрьдә Россия табигать фәннәре академиясе тарафыннан уздырылган EcoWorld-2017 Халыкара экологик премиясе конкурсының бүләкләү тантанасында  катнашачак. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Кукмарадагы  Березняк  төп мәктәбенең югары категорияле география укутычысы Расил Нәбиев җитәкчелегендә эшләп килүче «Кырмыска» балалар оешмасы, күп профильле лицейның югары категорияле география укутычысы Розалия Мансурова үзләре әзерләгән проект эшләре белән лауреатлар исеменә лаек булдылар.


Ноябрь ахырында узачак тантаналы чарада абсолют җиңүчеләр ачыкланачак. Конкурста катнашучы проектлар туган як табигатен өйрәнү, укучыларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл караш тәрбияләү максатларын күз алдына тота.


РФ Дәүләт Думасында узачак әлеге тантанада Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы, Россиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Роберт Мансуров та катнашачак.


«Мәгариф» журналы Кукмара мөгаллимнәрен халыкара конкурста ирешкән җиңүләре белән ихластан котлый.


Фото: kukmor-rt.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ