Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңеле тулы илһам булгач

Шунысы сөенечле: республикабыз мөгаллимнәре арасында күңелләре тулы шигъри аһәң, илһам булган, буш вакытларында каләм чарларга яратканнар шактый. Аларның ихласлык белән өретелгән шигъри тәлгәшләрен ук...

Шунысы сөенечле: республикабыз мөгаллимнәре арасында күңелләре тулы шигъри аһәң, илһам булган, буш вакытларында каләм чарларга яратканнар шактый. Аларның ихласлык белән өретелгән шигъри тәлгәшләрен укып, үзебезгә рухи ләззәт, илһам алабыз.


 
WhatsApp Image 2017-01-12 at 15.02.56

Нияз Бишбалтаның «Илһам килгәндә» дигән яңа шигъри җыентыгы белән танышып чыккач та, шәхсән мине дә шундый якты уй-хисләр биләп алды. Нияз Бишталта дигәнебез – безнең «Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле»журналларының даими авторы, үзе төзегән башваткыч-кроссвордлары белән «Ял сәгатьләрендә» дигән сәхифәләребез аша күпләрегезгә таныш булган Нияз Мингалиев инде ул. Чирек гасырга якын мөгаллимлек стажы булган, бар гомерен яшь буында Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган күпкырлы иҗат кешесе ул безнең Ниязыбыз! Аның һәр ребус-кроссворды – үзе бер иҗат эталоны. Үзе әйтмешли, санак, ягъни компьютер белән биш бармагыдай эш итә белүе дә аңа зур ярдәм итә торгандыр, мөгаен.


Мәктәптә укыткан чагында әдәби иҗатка тартылган укучыларын «Илһам» түгәрәге эшенә тартып, күпме яшь каләмчеләр күңелендә иҗат очкыны кабыза алган Нияз Рәхимҗан улы. Һәр уку елы саен, аларның иҗат җимешләрен туплап, аерым җыентык итеп бастырып чыгаруны гадәткә керткән иде ул. Барысы шундый 22 китапчык. Һәм менә лаеклы ялга чыккач, үзенә дә чират җиткән, күрәсең! Чираттагы 23 нче «Илһам килгәндә» китапчыгына Нияз әфәнде 2016 елда үзе язган шигъри тәлгәшләрен туплаган. Арасында юмор-сатира белән өркетелгәннәре дә, тарихи вакыйгаларга карата үз мөнәсәбәтен шигъри телдә белдергәннәре дә, табигать күренешләренә мәдхия җырлаганнары да бар. Кайбер юлларын укып, сез дә бер уйланыгыз әле:


Хөрлек, иреккә омтылганнарга


Беркайчан да булмас дөнья тар:


Татарстан дигән Ватаным бар,


Татар дигән батыр халкым бар!


(«Хөр яшә, Татарстаным!»)


Әниләрнең керсез саф күңелен


Рәнҗетмәгез тупас сүз белән!


                                 («Рәнҗетмәгез әниләрне!»)


Ел буена «маймылланучылар»


Шөкер, озата Маймыл елын...


Яңа елның «кыздырган Әтәче»


Түрәләрнең артын чукысын!!!


                                  («Өмет – Әтәчтә!»)


Өй артында шомыртым бар,


Яннарында алмагач.


Мескен халык түзә инде,


Башка чара калмагач.


                              ("Өй артында шомыртым бар»)


Нияз әфәндегә киләчәктә дә безне яңадан-яңа иҗади уңышлары, шигъри китаплары белән куандырып яшәргә насыйп булсын иде.


 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ