Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен өйрәнүчеләр өчен яңа дәреслек чыгарылды

Татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” мәчет каршындагы кыска вакытлы курсларга килүчеләр өчен махсус чыгарылды. Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын...

Татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” мәчет каршындагы кыска вакытлы курсларга килүчеләр өчен махсус чыгарылды. Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru
Әлеге әсбапны Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина әзерләде. Басманың тиражы – 600 данә. Исегезгә төшерәбез, курсларга язылучыларның саны биш йөз кешедән артып китте.
Ике йөз битлек әсбап укучыларга уңайлы булсын өчен татар һәм рус телләрендә әзерләнгән һәм ул татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала. Дәреслекнең эчтәлеге коммуникатив мохиттә иң кирәк булган тематик бүлекләргә бүленгән: “Сәламләшү. Танышу. Әңгәмә әдәбе”, “Гаилә. Йорт. Әти-әниләр”, “Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт” һәм башкалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ