Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының июнь саны дөнья күрде. Бу сан укучыларыбызны нинди кызыклы язмалары белән куандырачак соң?

Сөмбел Таишеваның «Казанский «Фарватер» дигән язмасын укып, сез Казандагы 78 нче лицей педагогик коллективы эшчәнлегендәге үзенчәлекле эш алымнары, алдынгы педагогик тәҗрибәсе белән таныша аласыз.Журн...

Сөмбел Таишеваның «Казанский «Фарватер» дигән язмасын укып, сез Казандагы 78 нче лицей педагогик коллективы эшчәнлегендәге үзенчәлекле эш алымнары, алдынгы педагогик тәҗрибәсе белән таныша аласыз.


обл_1_№6

Журналның «Мәгариф сәясәте» бүлеге тулысынча балаларның җәйге ялын оештыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә багышланган.


Бу санда шулай ук «Татар мәгарифе тарихы» циклын дәвам итеп, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың Кышкар мәдрәсәсе турында язмасы да укучыларда зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.


«Татар теле һәм әдәбияты» бүлеге апрель аенда булып узган татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада нәтиҗәләренә багышлана, 2017 елгы олимпиада биремнәре дә тәкъдим ителә.


«Яшьләр иҗаты» циклында бирелгән язмадан яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның иҗаты белән дә таныша алырсыз.


«Дәрестән тыш эшчәнлек» бүлегендә 2017 ел – Экология елы һәм 5 июнь –Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан сыйныфтан тыш чара, тәрбия сәгатьләре эшкәртмәләре урын алды.


Татарстан музейлары белән таныштыруны дәвам итеп, бу санда Казандагы Бакый Урманче музее хакында бик тәфсилле язма белән дә танышу мөмкинлегегез бар. Кыскасы, йөз елдан артык бай тарихы булган «Мәгариф» журналының июнь саны бай эчтәлекле, актуаль педагогик һәм методик проблемаларны яктырткан язмалары белән сезне куандырмый калмас. Шуңа да шуны искәртәбез: киләчәктә дә «Мәгариф» журналының  даими укучысы һәм актив авторы булып калырсыз дигән өметтә без. Бу көннәрдә 2017 елның 2 нче яртысына матбугатка язылуның хәлиткеч көннәре. Шуңа да җәйге эш-мәшәкатьнең тыгызлыгына алданып, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф. Татар теле» журналларына язылырга онытмасагыз иде. Киләчәктә дә бергә булыйк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ