Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк

Мөслим районының Югары Табын авылында колхозчы гаилә­сендә дөньяга килгән, тормыш юлын туган тө­бәгендәге Ташлыяр җидееллык мәктәбендә укы­ту­чы­лык хезмәтеннән башлап, Татарстан мәга­риф министры дәрәҗәсенә күтәрелгән ол­пат зат. Педагогика фәннәре докторы, про­фессор, Та­тар­станның һәм Россиянең атказан­ган укы­тучы­сы. Педагогиканың актуаль мәсьәлә­ләренә багышланган кырыклап китап һәм дәреслек, 300дән артык фәнни хезмәт авторы. Аңлагансыздыр, әңгәмәдәшебез – Васил Габдулла улы ГАЙФУЛЛИН.

Бүгенге интервьюда без В.Гайфуллинга Татарстанның яңа дәүләтчелегенә нигез салынган елларда республика милли мәгарифе вакыйгаларының алгы сызыгында әйдәп барган җитәкче һәм милләтпәрвәр шәхес буларак та мөрәҗәгать иттек.

СУВЕРЕНЛЫК «КАРЛЫГАЧЛАРЫ»

– Васил Габдуллович! Быел Татарстан­ның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. 90 нчы еллар рес­пуб­ликабызның суверенлыгы турында Декларация кабул ителү вакыйгалары белән күңелебезгә аеруча якын. Ул чорның кайсы хатирәләре күңелегез түрендә урын алган?
– Иң башта шунысын әйтим: Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация ниндидер бер фантазия җимеше генә түгел, ә конкрет фактларга нигезләнгән рәсми документ ул. Элекке сис­тема җимерелеп, яңа идеологиягә кереп барган әлеге катлаулы чорда иң мөһиме – республика мәгариф системасын сак­лап кала алдык, аңа үзгәрешләр керттек. Ул чор, белүегезчә, минем Татарстан Мәгариф министрлыгында һәм Татар дәүләт гуманитар институтында эшләгән вакытым. Чыннан да, 1990 елларда республикабызда милли мәгарифне торгызу юнәлешендә күп эш башкарылды. Әмма боларга үзеннән-үзе генә, көрәшсез генә ирешелмәде. Мәгариф министрлыгы бинасы ул елларда Октябрь инкыйлабы вакытындагы Смольныйдан ким булмагандыр.

Ул вакытта татар мәктәпләре, гимназияләре, балалар бакчалары күпләп ачылды. Республикада яшәүче башка халыкларның туган телендә белем бирә торган мәктәпләргә дә игътибар зур булды. Республикабызда «Телләр турында»гы Закон (1992) кабул ителгәнче үк, 1991 елның 1 нче сентябреннән мәктәп­ләрдә уку-укыту планнарына беренче сыйныфтан чыгарылыш сыйныфка кадәр татар теле дәресләрен укытуны керттек. Руслар да, республикада яшәүче башка милләт балалары да татар телен өйрәнә башлады. Мәктәп­ләрнең уку-укыту планнарына «Татарстан һәм татар халкы тарихы» предметы да кертелде.
Әлеге яңалыклар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күпләп әзерләүне таләп итте. Алабуга, Чаллы, Казан педагогия институтларына кабул ителүчеләр санын арттыруны сорадык, тик әлеге уку йортларыннан уңай җавап булмады.

Казан дәүләт университеты ректоры Ю.Коноплев һәм татар филологиясе факультеты деканы Т.Галиуллин бу эшне уңай хәл итте. 1992 елның 1 нче сентяб­реннән КДУда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә ике төркемдә 44 студент укый башлады. Аларны финанслауны Татарстан Мәгариф министрлыгы үз өстенә алды.

«Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәресләрен укытырга әзерлекле укытучылар кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Хәл ителәсе тагын бер проблема барлыгы ачыкланды – мәктәпләргә чит телләр укытучылары җитми иде. 1990–1991 уку елында республикабызда чит тел укытылмаган мәктәпләрнең саны 600гә җитте.

Боларны исәпкә алып, яңа уку йортын – татар телендә белем бирә торган Татар дәүләт гуманитар институтын аяк­ка бастырдык.

– Димәк, Татар дәүләт гуманитар институтын «суверенлык карлыгачы» дип санарга тулы хакыбыз бар. Әлеге институтның оешу тарихына киңрәк тукталсагыз иде.

– Заманның үзгәрүе, бер яктан, хәлне кыенлаштырса, икенче яктан, максатларыбызны тормышка ашыруда файдалы да булды. Мөстәкыйльлек игълан ителгәнче, Мәскәү белән киңәшмичә, бер адым да ясау мөмкин түгел иде, һәм министрлык үткәрә торган һәр чара Мәскәү белән килешеп кенә башкарылды. Ике гасыр кисешкән чор мөстәкыйльлеккә мөмкинлек биргән еллар булды. Милли мәгарифне торгызу, милләткә хезмәт итәрдәй белемле кадрлар әзерләү – безнең күңелне гел тынгысызлап йөргән уй иде. Кыенлыкларны җиңеп, күптәнге хыялны тормышка ашыруга кулдан килгән кадәр өлеш кертү – бу еллардагы төп максатларыбызның берсе булды.

Боларны исәпкә алып, яңа уку йорты ачарга булдык. Аны Татар педагогия көллияте дип атадык, көллият өчен урын эзли башладык. Ибраһимов проспектындагы эшләми торган балалар бакчасы бинасын арендага алдык, аңа капиталь ремонт ясадык, һәм көллият эшләп китте. Анда татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм чит телләр укытучылары хәзерли башладык. Татар теле һәм әдәбияты, тарих, көнчыгыш телләр факультеты, инглиз, немец, француз телләре факультеты, урта белемле һөнәри белгечләр әзерләү факультеты, ориентация һәм лингвистика факультеты тулы көченә эшләп китте.

Татар дәүләт гуманитар институты рес­публикада гына түгел, чит өлкәләрдән килгән яшьләрнең дә яраткан уку йортына әйләнде. Аның эш нәтиҗәләре сокланырлык иде. Республикабыз өчен һәм татарлар яшәгән чит төбәкләргә иң кирәкле белгечләр әзерләдек. Студентлар фәнгә тартылды. ТДГИны тәмамлаучыларның 15 проценты ел саен аспирантурага укырга керде. Ректор җитәкчелегендә әлеге инс­титутны милли университет итеп үзгәртү концепциясе төзелде.

Тулысынча укырга.

Әңгәмәдәш —  Таһир САБИРҖАНОВ.

Фото http://muzagit.mugallim.com/ сайтыннан.

Дәвамы киләсе 8 нче санда.

One thought on “Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк

  1. Есть ли правовые основания увольнения учителей по результатам ЕГЭ?

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.