Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музей укучыларны үзенең туган көнен билгеләп үтәргә чакыра

5 апрель көнне ТР Милли музее туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул һәркемне бәйрәмгә чакыра.Чараны иҗат остаханәләре һәм халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе ачып җибәрәчәк. Музей буйлап сәя...

5 апрель көнне ТР Милли музее туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул һәркемне бәйрәмгә чакыра.

Чараны иҗат остаханәләре һәм халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе ачып җибәрәчәк. Музей буйлап сәяхәттән тыш, кунакларны «Татарстанның борынгы тарихы», «XVIII гасырда Казан губерниясе», «Инкыйлаб стихиясе: Россия тарихында 1917 ел», һәм «Осталарның алтын куллары: татарларның традицион һөнәрләре» дип исемләнгән тематик экскурсияләр дә көтә. Бу хакта музей сайтында хәбәр ителә.


Музейның нәни кунаклары өчен тагын бер кызыклы чара каралган: сәгать 11:00 дә алар «Татармультфильм» студиясеннән мультфильм ясауда катнаша алачак. Шулай ук бу көнне чарада катнашучылар өчен «Ренессанс» камера оркестрыннан музыкаль программа һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән «Туган көнең белән, яраткан музей!» дип исемләнгән концерт тәкъдим ителәчәк.


Сәгать 14:00 дә традицион «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен ябу тантанасы үтәчәк. Анда «Экспонатлар парады» тәкъдим ителәчәк һәм музейга иң борынгы, иң сирәк һәм иң кызыклы экспонатлар алып килгән кешеләр бүләкләнәчәк. Соңыннан чараның һәр катнашучысы тәмле бәйрәм тортыннан авыз итә алачак. Бәйрәм чарасы «Җырлыйк әле, дуслар!» музыкаль программасы белән тәмамланачак.


Керү бушлай.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ