Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли Шура рәисе Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән таныша

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемендәге 8...

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемендәге 81нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фото: tatar-congress.org Фото: tatar-congress.org

Бу минутларда Татарстанның атказанган укытучысы Сания Вахит кызы Шевченко татар теле буенча ачык дәрес бирә.


Мәктәп 1965 елда ачылган. 2016 елда дәүләт аккредитациясе уза. Гомуми һәм өстәмә белем бирү буенча лицензиясе бар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме мәктәпкә өч ел элек бирелә. Бүгенге көндә биредә ике сменада 783 укучы белем ала.


Мәктәп 100% укытучылар белән тупланган:
— 1 Россия Федерациясенең атказанган укытучысы,
— 1 атказанган мәдәният хезмәткәре;
— 6 укытучы хөкүмәт һәм министерлык бүләкләренә ия;
— 15 — югары квалификация категориясенә ия;
— 15 – беренче квалификация категориясенә ия.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ