Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин» тапшыруы татар теленә өйрәтә

18 май көнне журналистлар өчен «Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтелеп килә торган һәм инде бик күп телевизор караучыларның уңай бәясенә лаек булган «Мин»тапшыруы тәкъдим ителде.Әлеге проектның максаты –...

18 май көнне журналистлар өчен «Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтелеп килә торган һәм инде бик күп телевизор караучыларның уңай бәясенә лаек булган «Мин»тапшыруы тәкъдим ителде.
Әлеге проектның максаты – хатын кызның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртү. «Безнең тагын бер максатларыбыз бар. Тапшыру татар телендә бара. Безнең белгечләребез дә, геройлар да татар телендә сөйли. Үзебезнең шушы тапшыруыбыз аркылы без татар теленең нинди камил һәм күпкырлы икәнлеген күрсәтергә тырышабыз. Татар телендә без заманча, яшьләрчә аралаша алабыз. Тапшыруыбыз аша яшьләрне үзебезгә тартып, татар телен өйрәтү максатын да куябыз», – дип белдерде тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова.
Очрашуга шулай ук «Мин» тапшыруының стилист-визажистлары, чәчтарашлары һәм психотерапевты да килгән иде. Алар да мода, стиль, психология өлкәләренә караган кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты һәм үзләренең киңәшләрен бирде. Журналистларның игътибарына чарада «Wish by you» брендының язгы-җәйге коллекциясе тәкъдим ителде.
сэфэрова
«Мин» тапшыруы беренче тапкыр эфирга агымдагы елның 8 мартында чыккан иде. Бүгенге көндә инде аның 10 чыгарылышы дөнья күргән.
Проектта үзен һәм үзенең тормышка карашын үзгәртергә теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу бушлай, төп шарт анкета тутыру һәм татар телендә иркен аралашу ди тапшыруны оештыручылар.
минсэфэрова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ