Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөфти Рамазан ае турындагы барлык сорауларга да җавап бирде

ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан журналистларның сорауларына җавап бирде. 26 нчы май көнне кояш баегач Рамазан ае башлана. Беренче тәрәвих намаз...

ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан журналистларның сорауларына җавап бирде.



  • 26 нчы май көнне кояш баегач Рамазан ае башлана. Беренче тәрәвих намазы укыла.

  • 27 нче май көнне уразаның беренче көне.

  • 24 нче июнь — соңгы көне.

  • 25 нче июнь — Ураза гаете.

  • Фитр сәдакасының күләме 100 сумнан 600 сумга кадәр. Бу сәдака гаиләдәге һәрбер кеше өчен бирелә, хәтта яңа туган сабый өчен дә. Күләмен һәр гаилә үзенең матди хәленнән чыгып түли.

  • Фидия сәдакасы Рамазан уразасын тота алмаган кешеләр өчен. Сәбәпләре: дәвалап булмый торган авыру (мәсәлән, шикәр чире), картлык зәгыйфьлеге. Кыскасы, мөселманның ураза тотуы сәламәтлегенә зыян китерсә, ул аны тотмыйча фидия генә бирә ала. Күләме бер көнгә 200 сум.

  • Республика ифтары 15 июнь көнне Теннис академиясендә булачак. Ифтар 10 мең кешегә әзерләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ