Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәүрүз җитте, ә язы озак көттерерме?

Бүген – 21 март көнне бөтен төрки дөнья Халыкара Нәүрүз көнен билгеләп үтә. Гади генә бәйрәм түгел бу! Кешеләрне берләштерүче, күңелләргә язгы рух, дәрт-дәрман өстәүче бәйрәм ул. Төрки халыкларының бо...

Бүген – 21 март көнне бөтен төрки дөнья Халыкара Нәүрүз көнен билгеләп үтә. Гади генә бәйрәм түгел бу! Кешеләрне берләштерүче, күңелләргә язгы рух, дәрт-дәрман өстәүче бәйрәм ул. Төрки халыкларының борынгыдан килгән бу бәйрәменең соңгы вакыттаа халыкара статуска ия булуы да гаҗәп түгел. Чөнки Нәүрүз бәйрәме 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде, ә 2010 елда 21 март – көн белән төннең язгы тигезләшкән көне – Халыкара Нәүрүз көне дип игълан ителде.


Бабаларыбыз Ай белән Кояш календаре буенча яшәгән чакта нәкъ менә көн белән төннең тигезләшкән чагын – 21 мартны Яңа елның беренче көне итеп исәпләгәннәр. (Шунысын да искәртик: быел көн белән төннең астрономик язгы тигезләшүе кичә – 20 март көнне Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 15 минутта булды.) Шуңа да бу көнне Яңа елны каршылау белөн бәйле җырлар башкарылган. Яңа елны 21 мартта каршылау традициясе Шәрык илләрендә безнең эрага кадәр XVI гасырда ук гамәлдә булган. Алга таба ул Һиндстанда да билгеләп үтелә башлаган. Бүгенге көндә бу йола Иран, Әфганстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдә кышны озату, язны каршылау бәйрәме булып тора. Нәүрүз бәйрәменең үзенә генә хас күркәм традицияләре бар, һәм соңгы елларда аның эчтәлеге, үткәрелү формалары тагын да яңа, заманча, күркәм гадәтләр белән тулылана төште. Безнең Татарстаныбызда да соңгы вакытта Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче авыл-районнарның артуы күзәтелә. Быел әнә узган якшәмбедә – Россия Президентын сайлау көнендә – Байлар Сабасында һәм Азнакайда Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр дә инде.


Фото Татарстан халыклар Ассамблеясы һәм Дуслык йорты сайтыннан Фото Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты сайтыннан

Ә менә бу шимбәдә – 24 март көнне башкалабызның – «Казан» ат спорты комплексында да Нәүрүз бәйрәмен зурдан кубып билгеләп үтәргә җыеналар. Рәхим итегез! Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме! Язның бу бәйрәме һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә тынычлык, иминлек һәм игелек алып килсен!


https://www.youtube.com/watch?time_continue=22&v=qbZz_30xKUI

Бәйрәме җитте, тик менә язы гына инде озак көттермәсен иде инде, чөнки күңелләребез күптән язны көтә...


«Нократ газетасы» видеоязмасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ