Мәгариф автор яңалыклары
-
Мәктәп төшке ашлары турында туры эфирда сөйләячәкләр
Иртәгә, 19 мартта, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина белән туры эфир узачак.
-
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Уфада чыгыш ясаячак
2 апрель көнне Уфаның шәһәр мәдәният сараенда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә»сен тәкъдим итәчәк. Кичәдә тамашачылар татар мәдәниятенең шедеврларын үз эченә җыйган шаян җырлар һәм биюләрен карап ләззәт алачак.
-
Игелекле эшләр өчен премия
Алдынгылар хәрәкәте «Алга! Киттек!» Республика премиясенә старт бирде. Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар апрельдә өч муниципаль берәмлектә узачак беренчел бүлекләрнең республика форумына киләчәк. Гомумән алганда, ул бөтен Татарстаннан 2000 нән артык балаларны һәм өлкәннәрне берләштерәчәк.
-
Узган атнада Казанда 378 бала туган
Узган атнада, 10–16 март көннәрендә, Казанда 196 малай һәм 182 кыз дөньяга килгән. Туганда иң аз авырлык 1130 грамм, иң зурысы 4820 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр итә ГХАТ органнары идарәсендә.
-
Мөгаллимнең йөрәк сере
Сүзем – укытучылар, укучылар, әти-әниләр, республикабыз халкы арасында олы ихтирам казанган, үзенең лаеклы эшләре белән күпләргә таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле хезмәттәшем, остазым Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова турында. Актаныш районындагы Татарстан Республикасының халык укытучысы исемен йөртүче өчнең берсе ул. Әйе, меңләгән укучыларның күңелендә алтын хәрефләр белән язып куелган аның исеме.
-
Даринә Ганиева: «Һәр яңалык – безнең өчен яңа мөмкинлек»
Дүрт ел элек Баулының 90 еллыгы уңаеннан «Мәгариф» редакциясе коллективы районда эшлекле сәфәр белән булып кайткан иде. Мәгариф тармагында милли мәгарифне һәм кадрлар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыруда үзгәрешләр, яңалыклар һәм балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен нинди шартлар булуын ачыклау максатыннан, без Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Даринә Ганиева белән кабат очраштык.
-
Мальдив утраулары
Мальдив утраулары дип авыз ачуга күпләр «аһ» итә. Череп баеган кешеләр генә ял итә торган бер җәннәт почмагы дип күз алдына китерәләр. Чыннан да, шулкадәр искитмәле урын микәнни соң дип, ишле гаиләмне ияртеп, мин дә юлга кузгалдым.
-
«Әйдә, ШаяРТ!» КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-При алды
Гран-При өчен 21 команда ярышты.
-
«Елмай» паркында совет мультфильмнарын күрсәтәчәкләр
Бүген «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышлап, кино күрсәтү булачак. Шәһәр халкына музыкасын РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе язган мультфильмнар сериясен тәкъдим итәчәкләр.
-
Ата-аналарга яшь кризислары хакында сөйлиячәкләр
Иртәгә,15 мартта, Республика клиник наркология диспансерында балалар һәм өлкәннәр арасындагы кризис темасына багышланган ачык очрашу узачак.
-
Казанда «Үз телем» конкурсы старт ала
Гомуми приз фонды – 2 000 000 сум!
-
Рамазан ае уңаеннан 30 номерлы автобус бушлай йөртәчәк
Рамазан ае уңаеннан шундый хәйрия чарасын Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды оештыра.
-
Казанда инклюзив белем бирү буенча халыкара форум уза
11 март көнне В.Г. Тимирясов исемендәге КИУДа «Инклюзив белем бирүнең дәвамлы системасы: фән һәм практиканың актуаль проблемалары» дигән масштаблы халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде.
-
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезоны башлана
13 март 18.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак.
-
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы старт алды
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Казан халкы 20 июльгә кадәр өч номинация буенча иҗат эшләрен җибәреп катнаша ала, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.




