Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиада хәрәкәте – сәләтле балаларны үстерүнең бер юлы

Сәләтле бала – ил байлыгы. Алгоритм төзим. Әйе, ил байлыгы. Әгәр сәләтле икәнен күрүче, сәләтен үстерүгә ярдәм итүче булса һәм тиешле шартлар тудырылса. Әгәр сәләтле икәнен күрмәсәләр, аның белән эшлә...

Сәләтле бала – ил байлыгы. Алгоритм төзим. Әйе, ил байлыгы. Әгәр сәләтле икәнен күрүче, сәләтен үстерүгә ярдәм итүче булса һәм тиешле шартлар тудырылса. Әгәр сәләтле икәнен күрмәсәләр, аның белән эшләүче, ярдәм итүче  һәм сәләтне үстерү өчен кирәкле шартлар булмаса. Алгоритмның кайсы тармагыннан барырга?
Замана мәктәбе  таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Сәләтле балаларны күрүче, ярдәм итүче – укытучы, ә тиешле шартлар булмаса – анысы уйланырга этәрә.
 Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип уйлыйм, чөнки һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, кызыксынуларыннан чыгып, һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Сәләтле балалар белән эшләүнең бер юнәлеше булып олимпиадалар тора.
Күп еллар инде укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерлим. 2017 елгы хәлләрдән соң туган телебезгә булган мөнәсәбәт шәһәр җирендә генә түгел, саф татар авыл мәктәпләрендә дә укытучыдан зур түземлелек һәм фидакярлек сорый.  Сәләтле укучыларда үз фәнеңә карата кызыксыну, туган телебезне, әдәбиятыбызны  тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру да укытучының үз фәнен яратуына, тирәнтен белүенә һәм шәхесенә нигезләнә. Укучы һәм әти-әни белән бер дулкында булу да мөһим. Олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә.  Олимпиадага әзерләнә башлау зур җаваплылык сорый. Син алдан ук үзеңнең вакытыңны бүлеп куярга тиешсең. Өстәвенә авыл мәктәпләрендә, балалар саны аз булганлыктан, сәләтле укучыга кимендә 4-5 фән буенча район олимпиадасында  катнашырга туры килә. Дөресен әйткәндә, укучыларның буш вакытын табу бик кыен, әмма баланың кызыксынуын, үсәргә теләвен күрү –барысын да хәл итә: кич белән һәм ял көннәрендә өйгә чакырып әзерләнергә  туры килә. Уңай ягы – укучыны тагын да ныграк беләсең рухи яктан якынаясың.
Сәләтле балалар белән эш һәр уку елы башында эш планы төзүдән башлана, сәләтле балаларның базасы, эш траекториясе булдырыла, фәнни-методик әдәбият, практик биремнәр, интернет- программалар тупланмасы тулыландырыла. Сонгы елларда сәләтле балалар белән эшләүдә  «Юл картасы»н куллану уңышлы икәнлеге күренде.  Дәресләрдә кулланылган эш алымнары да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелә.  Шәхси  якын килеп эшләнгән биремнәр, тестлар,  өстәмә әдәбият, интернет-ресурслар белән эш, консультант вазифасы йөкләү дә укучыга белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Укучыга олимпиада биремнәрен башкару юлында, мәсәлән, татар әдәбиятыннан җавапларның дәреслек материалына һәм тәнкыйди язмаларга таянып, үз шәхси бәясен, фикерләү дәрәҗәсен чагылдырырга тиешлеген җиткерү мөһим.
Шушы әзерлекнең дәлиле булып, район, республика КФУ олимпиадаларында ирешкән уңышлар тора. Күп еллар дәвамында  максатчан әзерлекле укучыларыбыз – Хуҗина З.Р, Әхмәдиева А.Р,  Нәгыймова И. И, Хабирова Р.Ш., Мөэминова Г.Ф. –  республикада һәм КФУ олимпиадаларында һәр ел саен  призёрлар һәм җиңүчеләр булып киләләр. Татар теленнән халыкара олимпиада призёрлары, җиңүчеләре дә –  минем укучыларым. VIII Халыкара олимпиадада Гран-при иясе Мөэминова Гөлназның Татарстан Президенты Р. Миңнеханов кулыннан бүләк алуы һәм миңа, укытучысы Гөлназ Рәфис кызына, зур сәхнәдән залны яңгыратып рәхмәт әйткәндә кичергән хисләрне аңлатып бетерерлек түгел, әлбәттә. Шунысы куанычлы: бу укучылар чын милләт балалары – алдагы тормышларын татар теле, әдәбияты белән бәйлиләр – филология,  журналистика, педагогика юнәлешләрен сайлыйлар. Югары уку йортына кергәндә, өстәмә балл алу мөмкинлегеннән файдаланалар.
Сәләтле бала   – ил байлыгы. «Әгәр шартлар тудырылса» дигәндә, соңгы елларда сәләтле балалар өчен республика олимпиада үзәге оештырган түләүле әзерлек курсларын әйтер идем. Бу курслар олимпиада  хәрәкәтенең төп үзенчәлекләрен эченә ала, укучы кызыксынуын тагын да нәтиҗәлерәк итә. Кызганычка каршы, анда катнашу мөмкинлегеннән, бик теләсә дә,  һәр бала да файдалана алмый, чөнки әзерлек курслары түләүле. Актаныш районы укучыларының бик күпләп бу курсларга килүенә һәм  эшнең район  хакимияте  тарафыннан яхшы оештырылуына укучыларыбыз сокланып та, көнләшеп тә кайта. Сәләтле баланы күреп, тиешле шарт тудыру үрнәге менә кайда ул!
Сәләтле балалар белән эшләү – дәвамлы процесс, һәм ул бары тик олимпиада белән генә чикләнә алмый.  Укучыларны, әгәр дә сәләте күренә икән, иҗат эшенә, фәнни-гамәли конференцияләргә тартырга кирәк. Булганнан бар да була.
Олимпиада, бәйгеләр ул  – укучының  көчен сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча булган белемнәрен күрсәтергә менә дигән мөмкинчелек. Әзерләнү моменты гына да күпме яңа мәгълүмат, белем бирә. Җиңү түгел,  шул алган белемнәр синең алдагы тормышыңа йогынты ясый, ярдәм итә. Яшьтәшләре белән аралашкан бала үзенә, үз белеменә, эшчәнлегенә генә түгел, башкалар эшчәнлегенә дә бәя бирергә өйрәнә.
Сәләтле бала ул аерым бер мәктәп яки укытучының шәхси милке түгел. Бу бала мәктәпкә нәрсә китерә дип кенә уйларга ярамый, без бу баланың үсеше өчен нәрсә эшли алабыз дияргә кирәк. Шул чагында алдынгы фикерле, белемле яшьләребез чит илләргә китү ягын түгел, бәлки, туган илендә файда китерү, хезмәт куюны дәрәҗә санаячак.  Чөнки сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Шушы байлыкны югалтмау, киләчәк өчен үстерү – дәүләт күләмендә исәптә торырга тиешле мәсьәлә. Сәләтле бала  – ил байлыгы. Алгоритмның «әйе» төймәсенә  басыйк.

Гөлназ ХУҖИНА, 


Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ