27 февраль 2026 яңалыклары
-
Хатын-кызлар өчен хәйрия ифтарлары узды
Мөслимәләр арасында популярлык казанган Fashion Iftar проектына быел 10 еллыгын билгеләп уза. Проектның җитәкчесе Җәннәт Минһаҗева 26 февраль көнне берьюлы 10 туклану ноктасында хәйрия ифтары оештырды.
-
ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы: елның иң актив сәләтлеләре билгеле
Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2025 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында хәрәкәттә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләр, проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән партнерлар, уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.
-
Игелекле эшләр өчен яңа белемнәр: “Остазлык мәктәбе” тыңлаучылары дәресләргә керешәчәк
2026 елның 26 февралендә, Бөтендөнья коммерцияле булмаган оешмалар көне алдыннан, Татарстан башкаласында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен остазлык мәктәбенең яңа агымының беренче дәресе узды.
-
Сөмбел Кыямова романслар кичәсе оештырды
Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең орган залында «Татар романсы классигы» дип атала торган «Татар романслар антологиясе» циклының икенче концерты булып узды.




