Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыдагы ике мәктәпкә яңа директор билгеләделәр

Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларында берничә җитәкче алышынды. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин ике яңа директорны тәкъдим итте.«35 һәм 40 нчы мәктәпләрдә белем алучылар яңа уку елын яңа д...


Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларында берничә җитәкче алышынды. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин ике яңа директорны тәкъдим итте.




«35 һәм 40 нчы мәктәпләрдә белем алучылар яңа уку елын яңа директорлар белән каршы алачак», - дип искәртте спикер.
Әйтик, 35 нче мәктәпне 26 яшьлек Александр Альменеев җитәкләде. «Элеккеге директор – Марс Гафуров 69 нчы микрорайондагы 62 нче яңа мәктәпкә җитәкче итеп билгеләнде», - дип ачыклык кертте мәгариф идарәсе башлыгы.
Ирина Зәкиева 40 нчы мәктәпне җитәкләячәк. Элеккеге директор Римма Фәсхетдинова яңа эшкә күчте.
«Билгеләнгән директорлар – озак еллар мәгариф системасында эшләгән, уңай эш тәҗрибәсенә ия кешеләр. Яңа уку елында аларга уңышлар телибез», - дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Хуҗин.

«Татар-информ» материалы буенча


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ