Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы» телешоуы башланды

Татарстан педагоглары Россиядә «иң күренекле һәм заманча укытучы» исеменә дәгъва кыла алачак. «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» хә...


Татарстан педагоглары Россиядә «иң күренекле һәм заманча укытучы» исеменә дәгъва кыла алачак. «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Шунысын да искәртик: быел шоуның форматы үзгәрәчәк – классик бәйге урынына кандидатларны реалити-шоу форматы көтә, ул федераль телевидение аша трансляцияләнәчәк. Әлеге яңалык Россия Президенты Владимир Путин указы белән кертелде.
Сайлап алуда илнең теләсә кайсы төбәгендә эшләүче мөгаллимнәр катнаша ала. Моның өчен педагог әлеге фәннәрнең (математика, химия, биология, география, тарих, физика, рус теле һәм әдәбияты) берсен алып барырга тиеш.
Ведомствода аңлатуларынча, гаризаларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мини-кушымта аша тапшырырга кирәк. Сайлау узган һәм ачык тавыш бирүдә җиңгән җиде укытучы үз дәресләрен эфирда тәкъдим итә алачак, ә җиңүче авторлык тапшыруын алып баручы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ