Логотип Магариф уку
Цитата:

Февраль аенда истәлекле көннәр

1 – Тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрифҗан Асылгәрәевкә 85 яшь.Шагыйрь, журналист, Мордовиянең атказанган язучысы Камил...

1 – Тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрифҗан Асылгәрәевкә 85 яшь.
Шагыйрь, журналист, Мордовиянең атказанган язучысы Камил Тангалычевка 55 яшь.
2 – Россиядә хәрби дан көне. Сталинград янында Бөек Ватан сугышындагы беренче зур җиңүгә 80 ел.
Башкорт язучысы Фәрит Исәнгуловның тууына 95 ел (1928–1983).
Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Харис Әшрәфҗановның тууына 80 ел (1943–2018).
3 – Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист, драматург, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 115 ел  (1908–1996).
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыевка 60 яшь.
4 – Халыкара җәбер-газапларны тыю көне.
Рус-совет язучысы, прозаик, публицист Михаил Пришвинның тууына 150 ел (1873–1954).
5 – Азәрбайҗан совет композиторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Кара Караевның тууына105 ел (1918–1982).
Татар-башкорт шагыйре, Башкортстанның халык шагыйре, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел (1918–1999).
Язучы, прозаик, публицист, педагог Гөлчәчәк Галиеваның тууына 95 ел (1928–2014).
6 – Тарихчы, филолог Фёдор Мищенконың тууына 175 ел (1848–1906).
Рус композиторы, скрипкачы, татар музыкасын актив пропагандалаган Илларион Козловның тууына 145 ел (1878–1933).
Театр һәм кино актрисасы, педагог, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, биш тапкыр СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Алла Тарасованың тууына 125 ел (1898–1973).
7 – Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн (1992).
Россиядә спортның кышкы төрләре көне.
 Актёр, Татарстанның халык артисты Дусил Касыймовның тууына 80 ел (1943–2008).
 Педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы, «Мәгариф» журналының актив авторы Җәүдәт Хөсәеновка 75 яшь.
8 – Россиядә фән көне.
Яшь герой-антифашистларны искә алу көне.
Француз язучысы, фәнни фантастика классигы Жюль Вернның тууына 195 ел (1828–1905).
9 – Рус шагыйре, тәрҗемәче, рус поэзиясендә романтизмга нигез салучыларның берсе, әдәбият тәнкыйтьчесе, педагог Василий Жуковскийның тууына 240 ел (1783–1852).
Әдәбият галиме, пушкинчы, академик, филология фәннәре докторы, СССР Дәүләт һәм Пушкин премияләре лауреаты Дмитрий Благойның тууына 130 ел (1893–1984).
Совет композиторы, СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Матвей Блантерның тууына 120 ел (1903–1990).
Шагыйрь, прозаик, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел (1938–2011).
10 – Дипломатия хезмәткәрләре көне.
Рус халкының бөек шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне (1799–1837).
Архитектор, рәссам, галим, Татарстанның, Башкортстанның, Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйль Гайнетдиновның тууына 115 ел (1908–1977).
Рус-совет язучысы, сценарист, детективлар язу остасы Георгий Вайнерның тууына 85 ел (1938–2009).
12 – Язучы, эзтабар журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафинның тууына 75 ел (1948–2020).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган химигы Рифкать Имаевның тууына 75 ел (1948–2022).
13 – Бөтендөнья радио көне.
Бөек рус җырчысы, Россиянең халык артисты Фёдор Шаляпинның тууына 150 ел (1873–1938).
Шагыйрь, педагог Фәрит Ибраһимовның тууына 130 ел (1893–1943).
14 – Халыкара китаплар бүләк итү көне.
Язучы Гайсә Гатауллинның тууына 75 ел (1948– 2007).
15 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Татар халкының каһарман улы, фронтовик шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу көне. (1906–1944).
Мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировны искә алу көне (1935–2019).
Педагог, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы Мидәт Ягъяевның тууына 100 ел (1923–1990).
Фольклорчы-галим, язучы, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның тууына 90 ел (1933–2021).
Язучы, шагыйрь, җырлар авторы Заһид Фәйзинең тууына 90 ел (1933–2013).
16 – Гаскәр башлыгы, хәрби теоретик, Советлар Союзы маршалы Михаил Тухачевскийның тууына 130 ел (1893–1937).
Корчагинчы шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел (1938–2009).
17 – Мигъраҗ кичәсе.
Татар совет архитекторы Әхмәт Субаевның тууына 115 ел (1908–1994).
18 – Тел белгече, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы Игорь Литвиновның тууына 95 ел (1928–2000).
Язучы, рәссам Мәсгут Шәрифуллинның тууына 95 ел (1928–1966).
19 – Поляк астрономы, математик, механик, икътисадчы Николай Коперникның тууына 550 ел (1473–1543).
Язучы-прозаик, публицист Локман Закирга 95 яшь.
20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.
Шагыйрь Риза Шәфинең тууына 100 ел (1923–2004).
21 – Халыкара туган тел көне.
22 – Казандагы «Электра» кинотеатрында беренче татар кинофильмы күрсәтелгәнгә 95 ел (1928).
23 – Ватанны саклаучылар көне.
Татар әдәбиятының классик язучысы, журналист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, татар милли азатлык хәрәкәтенең ялкынлы көрәшчесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел (1878–1954).
Чехославакия язучысы, журналист, мөхәррир, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе Юлиус Фучикның тууына 120 ел (1903–1943).
Башкортстанның халык шагыйре, драматург, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел (1928–1999).
Мари шагыйре, прозаик, журналист, публицист, тәрҗемәче, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Марий Элның халык шагыйре Иван Горныйның тууына 90 ел (1933–2014).
24 – Рус-яһүд язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, сценарист, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Эммануил Казакевичның тууына 110 ел (1913–1962).
25 – Башкортстанның Дәүләт флагы көне (1992).
Татарча беренче басма газета-журналларның нашире, мөхәррир, популяр җырчы, артист Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел (1883–1941).
Драма актёры, режиссёр, Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗановның тууына 120 ел (1903–1981).
26 – Рус-совет язучысы, журналист, прозаик, сценарист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Александр Прохановка 85 яшь.
Шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмовага 60 яшь.
28 –  Терапевт, медицина фәннәре докторы Рәсим Әмировның тууына 100 ел (1923–1995).
Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең һәм СССРның халык мәгарифе отличнигы, методик кулланмалар авторы Васыйл Закировка 90 яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ