Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм чаралары узачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәрнең ике мәйданчыгында – «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ишетергә һәм якын кешеләрең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөмкин булачак», – дип искәртте ул.

«Казан» гаилә үзәге янындагы чара караоке форматында узачак һәм 1 гыйнварда төнге 2 гә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: "Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ