Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп яны тәҗрибә участогы – тәрбия мәйданчыгы ул

Авыл мәктәбе шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүнең максатчан, теоретик белемнәрнең практик кулланылыш белән нык бәйләнгән формасын оештыру мөмкинлекләре бар. Бу процессның өзлексез булуы, дәре...

Авыл мәктәбе шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүнең максатчан, теоретик белемнәрнең практик кулланылыш белән нык бәйләнгән формасын оештыру мөмкинлекләре бар. Бу процессның өзлексез булуы, дәрес һәм дәрестән тыш чараларның оптималь чиратлашуы әлеге эшчәнлекне тагын да отышлырак итә.    

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Биредә укучылар уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен практикада кулланырга өйрәнәләр, авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар, бергәләшеп күмәк эшчәнлекнең нәтиҗәсен күреп хезмәт тәрбиясе  алалар.
Быел бездә җәйге практика 10 июньнән алып 20 августка кадәр оештырылды. Берничә яшүсмернең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша күпмедер дәрәҗәдә хезмәт хакы һәм матди яктан кызыксындыру акчасы алулары аларны тагын дә дәртләндереп җибәрде. Практика алдыннан зур әзерлек эшләре алып барыла: ата-аналар җыелышында бу мәсьәлә карала, график төзелә, җаваплы укытучылар билгеләнә. Ә инде практика узу вакытында һәр көнне хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә. Мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында кишер, суган, чөгендер, кыяр, помидор, кәбестә кебек яшелчәләр үстерелә. Төрле чәчәкләрнең күплеге эстетик тәрбия бирүдә ярдәм итсә, бакча җиләге үстерү күпмедер дәрәҗәдә мәктәпнең матди базасын ныгытуга да булыша. Әйтик, узган ел шушы акчаларга ашханә залы яхшылап ремонтланды. Быел да планлаштырган эшләребез бар әле. Шулай итеп, укучыларның җәйге ялы файдалы да, нәтиҗәле дә итеп оештырыла.

Галия НӘБИУЛЛИНА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең биология укытучысы, мәктәп яны тәҗрибә бакчасы җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ