Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә яшәүче халыкларның диннәре турында уникаль энциклопедия төзеләчәк

«Россия халыклары диннәре» интернет-проекты Россиядә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча уникаль мәгълүматлар базасы булачак, шулай ук илдә традицион кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлекне ныгытуг...



«Россия халыклары диннәре» интернет-проекты Россиядә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча уникаль мәгълүматлар базасы булачак, шулай ук илдә традицион кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлекне ныгытуга хезмәт итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе башлыгы Владимир Зорин сүзләренчә, «Россия халыклары диннәре» энциклопедиясе РФ территориясендәге конфессиональ мохиттә гамәлдә булган һәм кулланылучы оешмалар, шәхесләр, табыну корылмалары һәм атамалар турында билгеле бер системага салынган мәгълүмати каталогларны үз эченә алган, һәркем файдалана ала торган интернет-порталдан гыйбарәт заманча проект булачак.
«Энциклопедия–  илебездә яшәүче халыкларның диннәр тарихы һәм мәдәнияте буенча мәгълүматлар базасы да. Бу – уникаль хезмәт, Россиядә мондый проектның булганы юк иде. Ул илдә дини күптөрлелекне һәм күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне популярлаштыруга, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, ялган дини экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә хезмәт итәчәк», – дип саный Зорин.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дин, сәясәт белгечләре, теологлар һәм тарихчылар төркеме «Милләтара коммуникацияләр стратегик партнёрлыгы» үзәге башлангычында проектның беренче өлешен төгәлләү юнәлешендә эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ