Баннофи Пай торты
Кирәкле әйберләр
400 грамм печенье
130 грамм атланмай
1 банка кайнатылган «сгущенка» («вареная сгущенка»)
3 данә банан
400 мл 33%лы сөт өсте (сливки)
2 аш кашыгы шикәр пудрасы
1 чәй калагы ванилин
Әзерләү:
Печеньены уклау белән яки блендер ярдәмендә изәбез. Шуңа эретелгән атланмай салып, болгатабыз. Формага (табага да мөмкин) җәеп куелган пергамент өстенә изелгән печеньены салып, стакан төбе белән баскалап, тыгызлап куябыз. Таба янына калын «киртәләр» ясап куярга кирәк. Табаны 20 минутка туңдыру камерасына куеп торабыз.
Печенье өстенә «сгущенка»ны ягабыз, өстенә телемләп киселгән бананны тезәбез (бер катлам да, күбрәк тә ярый – кем ничек тели). Табаны кабат суыткычка куеп торабыз. Ул арада сливкига ванилин һәм шикәр пудрасы кушып, блендер яисә миксер ярдәмендә күпертәбез. Тизлектән кечкенәдән башлап, әкренләп арттырырга кирәк. Катнашманы банан өстенә салып, матурлап җәябез. Тортның өстен уган шоколад белән бизәргә була.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Фәрит хәзрәтнең өч баласы ятим калды
Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевнең гомере кичә кич юл һәлакәтендә өзелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.41 яшьлек хәзрәт гомеренең 13 елын т...
41 яшьлек хәзрәт гомеренең 13 елын туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлаган. «Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.
Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе – зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам.
Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз», – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайгы уртаклашу текстында.
Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырган. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:
Сбербанк 4276862018706434
Ак Барс банк 5209859355440477
Насибуллин Алмаз Рамилевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар