Татар блогеры Исмегөл ападан кышка борщ әзерләү рецепты
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче татар блогеры Исмегөл ападан кышка борщ рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 2 кг чөгендер, 2 кг помидор, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг кәбестә, 1 зур болгар борычы, 1 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 лавр яфрагы, 10 данә кара борыч, 2-3 аш кашыгы сыек май, 9 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Кишер, чогендерне угычтан уарга, помидор, суган, кәбестә, болгар борычын саламлап турарга, сарымсакны кыскыч аша чыгарырга да, тоз, шикәр комы салып 40 минутка калдырырга, болгатып алырга. Аннары сыек май салып, кайнап чыккач, 20 минут кайнатырга, аш серкәсе салып тагы 5 минут кайнатырга да стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән каплап, төреп куярга.
Чыганак: Интертат
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый
Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк, барысы да аерым уку йортларындагы вазгыятьтән тора.«Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вазгыятьтән...
«Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вазгыятьтән тора», — дип министр сүзләрен китерә РИА Новости.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт тәкъдим иткән чаралар эшли һәм коронавирус белән күмәк авыру очраклары юк. Шуңа күрә ведомство җитәкчесе аларны озайтуны иң дөрес карар дип атады.
Ведомство төбәк мәгариф идарәсе органнарына эшләми торган көннәр (Россия Президенты октябрь азагыннан ноябрь башында игълан итте) вакытында каникул ясарга тәкъдим итте. Күп кенә мәктәпләрдә эшләми торган көннәр каникул белән туры килде.
Каникулдан соң укучылар мәктәпкә йөреп укый башлады, әмма хакимият кайбер төбәкләрдә COVID-19 таралу вазгыятенә карап, аларны дистанцион укуга күчерә ала, диелә бу хәбәрдә.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар