Логотип Магариф уку
Цитата:

1 марттан медицина хезмәткәренең хезмәт хакы артачак

Бу арту кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда эшләүче белгечләргә кагылачак.

1 марттан Россиядә беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен 2023 елдан кертелгән айлык түләүләр арттырылачак. 2024 елның апрелендә белгечләр аларны югары күләмдә алсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин булачак технологияләр форумының пленар сессиясендә белдерде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Бу арту кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда эшләүче белгечләргә кагылачак.

Президент сүзләре буенча, иң кирәкле юнәлешләрдәге табибларга, шулай ук район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә, төп хезмәт хакыннан тыш, 29 мең сум, уртача медицина персоналы 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда белгечләр 50 мең һәм 30 мең сум алачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ