Африкадан килгән Оливер Сабантуйда татарларны оялтты
Казан Сабантуена килгән кунакларны Илсөя Бәдретдинованың иҗатташ дусты Оливер шаккаттырды. Оливер Татарстанга Конгодан килгән, гаиләсендә 17 бала бар. Казан Сабантуена ул популяр татар җырчысы Илсөя Б...
Казан Сабантуена килгән кунакларны Илсөя Бәдретдинованың иҗатташ дусты Оливер шаккаттырды.
Оливер Татарстанга Конгодан килгән, гаиләсендә 17 бала бар. Казан Сабантуена ул популяр татар җырчысы Илсөя Бәдретдинова белән килде. «Болгар» радиосы оештырган бәйрәм концертында Оливер татар җырын башкарды.
«Оливер Казанда инде биш ел яши. Үз теләге белән татар телен өйрәнә. Машинада барганда да, татар әдәбиятын укый. Аңламаган сүзләрен миннән сорый. Оливер кайбер татарларның туган телебездә сөйләшмәвен аңламый. Мондыйларны оялтыр өчен ул сәхнәдән татар җырын башкарырга булды», — дип аңлатты Илсөя Бәдретдинова.
Комментарийлар