Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ага-Базар» II Халыкара этнокультура фестиваленең программасы билгеле

22 һәм 23 июльдә  Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Ага-Базар»II Халыкара этнокультура фестивале узачак. "Ага-Базар" халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларын, аерым башкаруч...

22 һәм 23 июльдә  Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Ага-Базар»II Халыкара этнокультура фестивале узачак. 
"Ага-Базар" халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларын, аерым башкаручыларны һәм халык музыка уен коралларында уйнаучыларны берләштерәчәк. Биредә кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләр, республиканың һәм Россиянең иң яхшы осталарыннан декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителә. Теләге булган һәркем төрле өлкәләрдә: музыкада, милли кием, традицион кухняда, этник мәдәниятне үстерү тарихы турында сөйләүче интерактив программаларда һәм укыту семинарларында катнаша ала.
Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырларда Болгар базары стилендә «АГА-БАЗАР» («БОЛЬШОЙ БАЗАР») оештырыла, анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителәчәк.
Биредә музыка, бию, кием-салым, традицион кухня буенча Work Shop; фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен балалар уеннары һәм күңел ачу аланы эшләячәк; үләннәр һәм чәй тантанасы булган өйләрдә шәһәр ыгы-зыгысын онытырга һәм Идел ярындагы тыныч, яшел почмакка чумарга мөмкин булачак; мәйданнарда фольклор коллективлары һәм инструменталь музыка, кичке концерт программасында Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, Илдар Варган, Алпар һ. б. башкаручыларның фолк-фьюжн жанрындагы композицияләре яңгыраячак.
Фестивальнең хедлайнеры - Казахстанның «Аш-аш» җыры белән танылган TikTok-челлендж башкаручысы Жолдасбек Абдиханов.
Бәйрәмгә керү ирекле! Фестиваль кунаклары өчен автовокзалдан түләүле автобуслар һәм елга портыннан пассажирлар рейслары йөреячәк.
Фестивальнең программасы

Фәния ЛОТФУЛЛИНА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ