«Әкәмәт инде син, әти»
Авылыбызның түбән очындагы иң кырый йортта Миңнемуллин Хуҗа абыйлар гаиләсе яши. Хуҗа абый – балта остасы, көне буе эштә. Төзелештәге бер эштән дә курыкмый. Өйләрне, каралты – кураларны ремонтлы...
Авылыбызның түбән очындагы иң кырый йортта Миңнемуллин Хуҗа абыйлар гаиләсе яши. Хуҗа абый – балта остасы, көне буе эштә. Төзелештәге бер эштән дә курыкмый. Өйләрне, каралты – кураларны ремонтлыйсы булса кешеләр Хуҗа абыйга киләләр иде. Тик Хуҗа абыйның бер гадәте була, кич эштән кайтып керә дә мактана башлый. «Мин тегеләй итәм, болай итәм, минем кадәр берсе дә булдыра алмый!» – ди. Бу гел шулай кабатлана торган була. Өйдәгеләр Хуҗа абыйның холкын беләләр, эндәшмиләр. Шулай бервакыт, чираттагы мактану сериясе башлангач, Хуҗа абый каршына яңа сөйләшә башлаган кечкенә малае Равил килеп баса. Хуҗа абыйга карап, аның мактанып бетергәнен көтә һәм: «Әкәмәт инде син әти!» – дип әйтә дә уйнарга китеп бара. Өйдә бер мәлгә тынлык урнаша. Хуҗа абый кечкенә малае Равилнең сүзләреннән зур гына сабак» ала. Шушы көннән башлап ул өйгә кайткач, мактанмый башлый.
Авылда берәр кеше мактана башласа, аңа: «Әкәмәт инде син!» – дип әйтәләр һәм ул кеше Равилнең шушы сүзләрен искә төшерә дә, мактануыннан туктый .
Авылда берәр кеше мактана башласа, аңа: «Әкәмәт инде син!» – дип әйтәләр һәм ул кеше Равилнең шушы сүзләрен искә төшерә дә, мактануыннан туктый .
Комментарийлар