Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада юбилей

Арчадагы 6 нчы урта мәктәпнең тарихы 2017 елдан башлана. Бу көннәрдә әлеге гыйлем учагы үзенең тәүге юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте.Әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чарасында катнашучылар...

Арчадагы 6 нчы урта мәктәпнең тарихы 2017 елдан башлана. Бу көннәрдә әлеге гыйлем учагы үзенең тәүге юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чарасында катнашучылар мәктәп тарихы белән таныштылар, мәктәп укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасын карый алдылар.
  
Бәйрәм юбилеенда Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Д. Мөхәммәдияров, «Стройсервис» төзелеш оешмасы генераль директоры И.Р. Миңгалиев, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Г.Ф. Гарипова, Арчадагы 5 нче балалар бакчасы мөдире Л.Ф. Шәйхетдинова катнаштылар.
Һәрберсе мәктәп коллективына җылы сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде.

Мәктәп директоры Дилүс Фәрит улы Мостафин билгеләп үткәнчә, мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәренең дәрәҗәле югары уку йортларында, хәтта Мәскәү, Ижау калалары вузларында да белем алалар. Директор үз мәктәпләрен тәмамлаган укучылар һичшиксез максатларына ирешәчәк, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булырлар дип ышандырды.
Бәйрәм бик күңелле һәм бер сулышта узды, тамашачының күңелендә матур эз калдырды.

Энҗе МОСТАФИНА,


Арча районы мәгариф идарәсе методисты


P.S. Әлеге мәктәп турында 2021 елның июнь ае санында язып чыккан идек. "Казан арты төбәгенең мәгариф мактанычы" дигән мәкаләне табып укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ