Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач егетләре әтиләренә охшап үсә

Журнал укучыларны ут эчендә калганнарга, суда батучыларга  беренче булып ярдәм кулы сузган үсмерләр турында  ел башыннан бирле даими рәвештә язмалар биреп, таныштырып барганга күрә, әлеге га...

Журнал укучыларны ут эчендә калганнарга, суда батучыларга  беренче булып ярдәм кулы сузган үсмерләр турында  ел башыннан бирле даими рәвештә язмалар биреп, таныштырып барганга күрә, әлеге гадәттән тыш хәлгә дә битараф калмадык.
Балтачта яшәүче дүрт үсмернең, узган елның 17 маенда ут чыккан йортка кереп,  ялкын боҗрасында калган сәламәт булмаган кешеләрне коткаруда катнашулары, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче котырынган утның тирә-юньгә җәелүенә  каршы торулары турындагы хәбәр сезнең   колакка да чалынмый калмагандыр, бәлкем.   Дүрт дус дигәнем – Балтач гимназиясенең    9 нчы сыйныф укучылары Кәрим Йосыпов, Йосыф Вәлишин һәм бертуган Илназ белән Ильяс Ибраһимовлар. Укулар тәмамланып, беркадәр тынлык урнашкач, гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин белән элемтәгә кереп, районның горурлыгы булырдай әлеге үсмерләр белән гимназиянең үзендә очрашырга килештек. «Иртәнге 9 га килеп җитегез, – дигән иде директор Айгиз Рафил улы. – Егетләрнең иртәнге сәгать унда  чаңгы буенча тренер Рәлиф Әскәров җитәкчелегендә урманда узачак күнегүләрдә катнашасы бар».
«Балалар, уттан сак булыгыз!»
Яшь спортчыларның теләген искә алып,   юлга иртәрәк кузгалдык. Балтач гимназиясенең ишегалдына аяк басуга, уку йортының тышкы диварындагы истәлек тактасына уелган рәсем аша килүчеләрне   елмаеп  каршы алган япь-яшь солдатның күз карашы белән очраштым.   20 яшьлек  әлеге батыр егетнең Илдар Галиев атлы булуын,   аның  2009–2018  елларда шушы гимназиядә укуын, әле 17 мартта гына  Украинада барган махсус хәрби операция  вакытында,  тигезсез бәрелештә башын салуы, үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнүе турында  газеталарда укыган идем.  Исемен мәңгеләштерүче истәлек тактасын куюда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья татар конгрессы, район җитәкчеләре, яшьармиячеләр һәм форпост отрядлары, барлык Балтач халкы катнашуы хакында да мәгълүматым бар иде.  Шушы гимназиядә укучы яшь геройлар белән очрашуга ашыккан мизгелдә,  дивардагы истәлек тактасыннан ил мәнфәгатьләре өчен гомерен биргән яшь солдатның күз карашы белән очрашу  килүемнең максатын тагын да җитдиләндереп җибәрде. Илдар сугышчан дусларының гомерен сак-
лап калу өчен һәлак булган, ә бу малайлыктан чыгып бетмәгән дүрт дус, ут дәһшәтенә киртә булып, ялкын чолгап алган өй  эченнән Марсель Гыйззәтуллин атлы 80 яшьлек гарип   картны һәм  аның улы Шамилне тышка алып чыккан. Йорт эчендәге шактый җиһазны күмергә әйләнүдән саклап калганнар. Мин дүрт үсмер батырлыгын Илдар Галиев батырлыгы белән тиңләштерергә  уйламыйм. Илдар, үзенең хәрби антына тугрылык саклап, сугышчан дусларын коткару хакына аңлы рәвештә үлемгә барган. Дүрт дус йөрәкләре кушуы буенча эш иткән. Шушы кыю гамәлләре белән якташларының күңеленә  төбәкнең йөз аклыгы булып кереп калганнар.
Озакламый без  14 яшьлек Балтач батырларының дүртесе белән дә физика кабинетында гәп куертып утыра идек инде. Кәрим үзе белән  хәтта 10 яшьлек сеңлесе Далияне дә алган. Димәк, Далия дә, абыйсына ияреп, спорт күнегүләренә йөри.
Егетләрдән янгын чыкканда кайда булулары һәм анда кем кушуы буенча барулары белән кызыксындым. Беренче булып сүзне Кәрим элеп алды.
– Янгын янына китүемне берәү дә сизмәде, – диде үсмер. – Әтием Фердинанд – Казанда төзелештә, әнием Алия Мәдәният йортында эшли. Без дәрестән кайт-
кач, сәгать өчләрдә чыкты бит ул. Ишегалдында үз мәшәкатьләрем белән мәш килә идем. Велосипедка утырдым да төтен күтәрелгән якка  элдерттем. Бәлки, минем дә ярдәмем кирәк булыр дип уйладым.
– Минем әтием Рөстәм дә, әнием Гөлназ да эштә   иде, – дип, әңгәмәгә Йосыф кушылып китте. – Ишле гаиләле булуга карамастан, ул көнне өйдә ялгыз идем. Тау башында көчле ут күренүгә, барысын да аңлап алдым.  Мин килеп җиткәндә, халык җыела башлаган иде.
Әтиләр югалып калмый...
– Әтиебез Рөстәм янгын сүндерүче булса да,  ул көнне өйдә иде, – дип, сүзгә егетләрнең берсе – Илназ  кушылды. –  Бакчада яшелчәләргә су сибә идек.  Әти әллә ни сөйләшеп тормады. Безне машинасына       утыртты да тизрәк янгын чыккан җиргә китте. Әниебез Лилия генә: «Балалар, ут эченә кермәгез», – дип еламсыраган тавыш белән кычкырып калды.
– Без килеп җиткәндә, 8 Март урамында җыелган халык, нишләргә дә белмичә, янган йортка карап тора иде, – дип, әңгәмәгә  Ильяс  Ибраһимов кушылды. – Әтинең шунда югалып калмавына игътибар иттем. Ул килгән халыкка сабыр гына аерым-аерым бурычлар йөкләде. Кемнәрдер күрше йортлардан су шлангыларын тартып китерде, кемнәрдер чиләкләр белән эшкә кереште.  Барысының да максаты утны башка йортларга җибәрмәү иде. Шулвакыт без, дүрт чордаш,  бер-беребезгә ым кагып алдык та, ут тагын да көчәйгәнче дип, бергәләп йорт эченә ташландык. Башта гарип бабай белән аның улы Шамил абыйны алып чыктык. Аннары кер юу машинасы, компьютер, телевизор, суыткыч кебек кыйммәтле йорт җиһазларын,  өс-киемнәрен, башка төрле кирәк-яракны ташырга керештек. Безгә башкалар кушылды. Бер ярты сәгатьтән янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Шул арада якын-тирәдәге йортлардагы байтак  өй кирәген ут «теленә» эләгүдән коткарып калдык.
Әмма техника килеп җиткәнче, аны  көтүчеләрнең күзләре ачылып йомылган арада, ут юлның каршы ягындагы йортка «сикерә», аның зәһәр кайнарлыгыннан ян-яктагы  7–8 йортның сайдинглары эри, тәрәзәләр чытырдап чатный, диварлар төтенләргә керешә. Шулай да  берәү дә  күңелен төшерми. Капка төбенә янгын сүндерү машинасы килеп туктаганчы, һәркем, кулыннан килгәнчә, дәһшәткә каршы көрәшә. Кемнәрдер  якындагы йортларның лапасларыннан  терлекләрен, кош-кортларын, хәтта машиналарын  чыгара. Йортларга тоташ газ кертелгәнлектән, иң башта аны урамы белән өзеп куярга да онытмыйлар.
–Янгын нәрсәдән чыккан, диделәр соң, – дип төпченәм егетләрдән. Әмма аларның әлеге явыз телле «кызыл әтәч»нең каян килеп чыгуында эшләре юк иде кебек.
–Берәүләр, ут мунчадан башланды, ди, икенчеләр, сүндерелми калган газ плитәсеннән, ди. Анысын өлкәннәр ачыклар, без үз алдыбызга куйган бурычыбызны үтәдек. Шәт, безне балтачлылар ваемсызлыкта гаепләмәс, – дип, Йосыф дуслары исеменнән уртак фикерләрен белдерде.
Кәрим хыялындагы сорау – министрга
Әңгәмәбезгә укучыларының җавапларын  читтән тыңлап торучы гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Шакирова да   килеп  кушылгач, сүзләребезгә  нур кунгандай тоелды.
 –Гимназиядә укучыларның спорт белән шөгыльләнүе җитәкчелекнең аеруча  игътибар үзәгендә тора, – дип башлап китте ул, үсмерләрнең сүзләренә тирән мәгънә салып. – Фидакяр  егетебез Илдар Галиев бер дигән спортчы иде. Чаңгы ярышларында аңа тиңнәр булмады. 17 мартта һәлак булуы турында хәбәре ишетелүгә үк, 24 мартта аның исемендәге чаңгы ярышы уздырдык. Моннан ары ул ел саен шулай үткәрелеп барачак. Быелгы Мирас елында биреләсе грант  исәбенә этнография музее оештырып, аның бер өлешен батыр укучыбыз Илдар Галиевкә багышларга уйлыйбыз. Янгын сүндерүдә катнашкан   Кәрим Йосыпов та – гимназия буенча күп тапкырлар призлы урыннар яулаган өметле спортчыбыз. Әле күптән түгел бездә Татарстанның мәгариф министры Илсур Һадиуллин булып китте. Кәрим белән булган кыска гына әңгәмәдә министр аның  хыялында йөрткән бик мөһим теләген үтәргә вәгъдә биргән иде. «Безгә күнегүләр өчен җәйге чаңгы юлы кирәк»,– диде аңа Кәрим. Ә министр: «Быел соңладык инде, киләсе ел бюджетына кертәчәкбез», – дип җаваплады. Өенә кайткач, әнисе Алия ханым улына,  министр хәтле министрдан   үз хаҗәтеңне сорарга кирәк иде, дип кисәткәч, улы аңа:
– Әни, мин – чаңгычы, чаңгы юлы да минем хаҗәтемә керә ич,  – дип җавап биргән.
Йосыф Вәлишин исә –  районыбызда танылган картингчы. Ә  бертуган Илназ белән Ильяс Ибраһимовлар Балтач төбәгендә ел да татарча көрәш мәйданында.  Сабантуйларында гел үз яшьтәшләре арасында батыр калалар. Батыр кайда да батыр!
 Хак сүзләр. Әле август башында гына батыр егетләребез Сочидагы «Бөркеткәй» лагерена 21 көнлек  ялга китте. Алар бу бүләккә янгын сүндерүдә  күрсәткән батырлыклары өчен лаек булды. Аңа кадәр үзләрен Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына чакырып, «Кайнар йөрәк»  Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының бүләкләрен тапшырдылар. Аларның батырлыгын хәрби батырлыкка тиңләү арттыру булыр иде. Әмма шушы гап-гади дүрт үсмер үз  кыюлыклары белән  илебез иминлеген ныгытуга биниһая зур өлеш керттеләр дип кабул итәргә кирәк. Тормышыбыз-
ның  ныклыгы шундый   егетләр кулында.

Ирек НИГЪМӘТИ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ