Логотип Магариф уку
Цитата:

Белгеч доллар курсының 100 сумнан артып китәчәген белдерде

        Евро һәм доллар июль антирекордларын яңартуны дәвам итәләр. Мәсәлән, евро бүген төштән соң 102 сумнан артып киткән, дип китерелә Мәскәү биржасы мәгълүматларында. Доллар кур...

        Евро һәм доллар июль антирекордларын яңартуны дәвам итәләр. Мәсәлән, евро бүген төштән соң 102 сумнан артып киткән, дип китерелә Мәскәү биржасы мәгълүматларында. Доллар курсы «иртәгә» исәп-хисаплары белән 70 тиенгә артып, 93,03 сумга җитте. Антирекордларның сәбәпләрен һәм рубльнең көчсезләнүе дәвам итәрме-юкмы икәнен «Татар-информ»га «Арикапитал» идарәче компаниясе генераль директоры Алексей Третьяков сөйләде.
        «Июль аенда Urals нефтенең рубльдә бәясе 26 процентка артты. Финанс министрлыгы август аенда зур күләмдә валюта сатып алуга керешергә мөмкин», – дип аңлатты Алексей Третьяков.
        Urals Россия нефтенең уртача бәясе июль аенда июнь ае белән чагыштырганда 16,4 процентка: бер баррельгә 55,3тән 64,4 долларга кадәр арткан. Бу хакта кичә Финанс министрлыгы бастырып чыгарды, дип аңлатты ул.
        Аның сүзләренчә, Финанс министрлыгы бер баррель өчен 4606 сум бәя белән июль аенда нефть-газ керемнәре буенча планның үтәлешен 99 процентка бәяләде.
        «Август аенда нефть-газ керемнәре планнан 25 процентка артыграк булырга мөмкин һәм 166 млрд сум өстәмә керем валюта сатып алуга юнәлдереләчәк», – дип билгеләп үтте эксперт.
        «Татар-информ» әңгәмәдәше август аенда нефть экспортының тәүлегенә 500 мең баррельгә кимүе бюджет керемнәренә йогынты ясыймы-юкмы икәне әлегә аңлашылмавын әйтте. Ниһаять, валюта сатып алу күләме Үзәк банк игълан иткән валюта сатулары кимеячәк, алар август аенда 52 млрд сум тәшкил итәргә тиеш.
        Третьяков фикеренчә, рубльнең көчсезләнүен бюджет кагыйдәсенә төзәтмәләр кертү, капитал чыгаруга чикләүләр һәм РФ Үзәк банкы ставкасын шактый арттыру туктата ала. Аның фикеренчә, «бу чаралар буенча, мөгаен, фикер алышу башланачак, әмма тиз арада ук түгел. Бу вакыт эчендә доллар курсы 100 сумнан артып китәргә өлгерәчәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ