Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең яңа укытучы» гранты кабаттан торгызыла

        Заманында: «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә бик тә модада иде. Тормыш кыйблаларын ничек кенә үзгәртергә тырышмасыннар, бу принцип һичничек тә актуальлеген югалтмы...

        Заманында: «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә бик тә модада иде. Тормыш кыйблаларын ничек кенә үзгәртергә тырышмасыннар, бу принцип һичничек тә актуальлеген югалтмый. Бу барыннан да бигрәк мәгариф системасына кагыла. Чөнки Татарстан укытучыларының бүгенге көндә уртача яше – 48 яшь. Мәктәпләребездә укытып йөргән педагогларның һәр бишенчесе – пенсия яшендә. Шул ук вакытта укытучылар арасында педагогик стажы өч елдан да кимрәк булганнар 8 процент кына. Татарстанда яңа уку елында 1500 ләп укытучы һәм тәрбияче кирәк. Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар, математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитми.    
        Укытучыларны авыл мәктәпләренә җәлеп итү максатын күздә тотып, «Мобиль укытучы» проекты, «Земский учитель» программасы гамәлдә үзе. Тик алар  гына педагогик кадрларга булган кытлыкны җиңәргә мөмкинлек биреп җиткерми, ахры. Шуңа да Татарстанда быел яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кабат бирә башлаячаклар.  
        «Безнең яңа укытучы» гранты республикабызда 2011 елда гамәлдә булды. Ул педагог эшенең беренче өч елында хезмәт хакына айга 10 мең сумга кадәр өстәмә түләү бирүне күздә тотты. Тик ул финанс кыенлыклары дигән сылтау белән 2020 елда гамәлдән чыгарылган иде. Ул гамәлдә чакта әлеге  грант ярдәмендә мәктәпләргә ел саен 200 яшь укытучы килү нормага кергән иде. 2011 – 2020 еллар эчендә республикабыз мәктәпләренә 1680 яшь укытучы эшкә урнашкан иде. Һәм менә, ниһаять, Укытучылар һәм остазлар елында «Безнең яңа укытучы» гранты кабаттан булдырылачак.Әлеге грантны алу конкурсында педагогик стажы өч елдан кимрәк булган яшь укытучылар катнаша ала. Грантка ия булучыларның хезмәт хакларына өч ел дәвамында  ай саен 10 мең сум күләмендә акча өстәләчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ